Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан Конституциясе көне белән Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Төп закон - Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Ул барлык хокукый системаның нигезе һәм чыганагы, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт үсешендә мөһим чор булып тора. Анда республиканың сәяси системасының эш принциплары һәм механизмнары билгеләнгән, аңа социаль-сәяси...

Сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Төп закон - Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Ул барлык хокукый системаның нигезе һәм чыганагы, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт үсешендә мөһим чор булып тора. Анда республиканың сәяси системасының эш принциплары һәм механизмнары билгеләнгән, аңа социаль-сәяси тотрыклылыкның хокукый гарантияләре салынган. Татарстанның төп законы шәхес хокуклары һәм ирекләре, гражданлык бердәмлеге приципларына нигезләнеп төзелгән.

Лаешлылар һәрчак илебез һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яши, илебез муллыгы өчен намус белән һәм фидакарь төстә хезмәт куя һәм иҗат белән шөгыльләнә.

Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек, бар эштә һәм һәр башлангычта Законга хөрмәт белән карап гамәл кылуыгызны телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев