Татарстан прокуроры кабул итүенә язылыгыз
Июль азагында Лаеш районына эш визиты белән киләчәк республика прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Гражданнарның Татарстан прокуроры белән турыдан-туры очрашу һәм Илдус Сәет улына үзләрен борчыган сорауларын бирү мөмкинлеге бар. Кабул итүгә алдан язылу 8 (84379) 2-55-49 телефоны аша алып барыла. Шул ук вакытта фамилияне, исем һәм әтисенең...
Июль азагында Лаеш районына эш визиты белән киләчәк республика прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Гражданнарның Татарстан прокуроры белән турыдан-туры очрашу һәм Илдус Сәет улына үзләрен борчыган сорауларын бирү мөмкинлеге бар. Кабул итүгә алдан язылу 8 (84379) 2-55-49 телефоны аша алып барыла. Шул ук вакытта фамилияне, исем һәм әтисенең исемен, яшәү урыны һәм Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать иткән сорауны күрсәтергә кирәк.
Татарстан Республикасы прокурорының килү датасы һәм гражданнарны кабул итү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев