Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең торак мәсьәләләрен хәл итү

Бүген хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү аеруча әһәмиятлегә әверелә. Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә 2009 елдан 2011 елга кадәрге чорда сизелерлек кыскартулар булды, алар нәтиҗәсендә меңнәрчә хәрби хезмәткәр тораксыз калды. Шуңа күрә 2010 елда Россиянең Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең торак мәсьәләләрен хәл итәргә вәкаләтле булган бердәм орган булдырды. Татарстан һәм...

Бүген хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү аеруча әһәмиятлегә әверелә.

Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә 2009 елдан 2011 елга кадәрге чорда сизелерлек кыскартулар булды, алар нәтиҗәсендә меңнәрчә хәрби хезмәткәр тораксыз калды. Шуңа күрә 2010 елда Россиянең Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең торак мәсьәләләрен хәл итәргә вәкаләтле булган бердәм орган булдырды. Татарстан һәм Удмуртия территориясендә әлеге вазыйфаны Россия Оборона министрлыгының "Центррегионжилье" ФДКУның Казан бүлеге башкара.

2014 елда "Шойгуның торак революциясен" үткәрү барышында торак биналар белән тәэмин итүнең яңа формасы - торак субсидиясе кертелде. Хәзер хәрби хезмәткәрләр үзләренә нәрсә яхшырак, шуны сайлап ала ала: натураль төстә квартирны яки торак субсидиясен.

2014-2015 елларда бүлек тарафыннан торак субсидияләре исәбенә 65 хәрби хезмәткәр гаиләсе уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Алынган акчалар суммасы гаилә составына һәм хезмәт итү срогына бәйле төстә өч миллионнан унике миллион ярым сумга кадәр тәшкил иткән. Бу күпләргә Казан шәһәрендә квартир гына түгел, өстәмә төстә авыл җирлегендә участогы булган утар алу мөмкинлеге дә биргән. Бүгенге көнгә Казан гарнизонының чиратта торучы хәрби хезмәткәрләре арасыннан 19ы тәэмин итүнең әлеге формасын сайлаган, башка хәрби хезмәткәрләр дә катнашу өчен гариза әзерлиләр һәм документлар җыялар.

Ватан сакчыларын уңайлы торак белән тәэмин итү Оборона министрлыгының иң мөһим һәм өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Николай Горицкий, "Центррегионжилье".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район жилье военнослужащие