Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанның иң яхшы укытучылары безнең районда яши

Татарстанның иң яхшы укытучылары безнең районда яши Лаеш районы педагоглары республикабызның ике конкурсында алдынгы урында булдылар. Республиканың "Ел укытучысы" һөнәри осталык конкурсында катнашу Владимир Чупринга һәм Елена Чировага ышанып тапшырылды. Конкурсның беренче көнендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар "Минем педагогик кредом" дигән үз-үзләрен тәкъдир итүдә катнаштылар, анда конкурсантлар әйдәүче...

Татарстанның иң яхшы укытучылары безнең районда яши

Лаеш районы педагоглары республикабызның ике конкурсында алдынгы урында булдылар.

Республиканың "Ел укытучысы" һөнәри осталык конкурсында катнашу Владимир Чупринга һәм Елена Чировага ышанып тапшырылды.

Конкурсның беренче көнендә өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар "Минем педагогик кредом" дигән үз-үзләрен тәкъдир итүдә катнаштылар, анда конкурсантлар әйдәүче педагогик идеяләрен, тормыштагы өстенлекләрен, балаларга, коллегаларына һәм һөнәрләренә мөнәсәбәтләрен ачып бирделәр. Аннан соң катнашучылар "Мастер" конкурс биремен үтәделәр. Монда укытучылар өчен осталык сәгате үткәрү таләп ителде. Аның кысаларында педагоглар үзләре кулланучы белем һәм тәрбия бирү алымнары, ысуллары, техникалары турында сөйләделәр, коллегаларын алардан файдаланырга өйрәттеләр. Конкурс сынаулары "Введение в дополнительную общеобразовательную программу" ачык дәресе белән тәмамланды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владимир Васильевич "Өстәмә белем бирү педагогы-2016" номинациясендә чыгыш ясады. Ул Рождествено урта мәктәбе эзләнү отрядына җитәкчелек итә. Аның чыгышы жюриның югары бәясен алды, шунлыктан Владимир Чуприн икенче урынга лаек дип табылды.

Габишево урта мәктәбе педагог-оештыручысы Елена Чирова "Ел остазы-2016" номинациясендә лауреат булды. Ике укытучы да гражданлык-патриотик тәрбия бирүне үстерүгә өлеш кертүләре өчен ТР иҗтимагый палатасы рәхмәтләре белән бүләкләнде.

"ТРның ел укытучысы-2016" республика конкурсын ябу тантанасында лаешлы педагог - Лаешның 2 нче урта мәктәбенең музыка укытучысы фамилиясе дә аталды. Мария Гришина (сулда) зона этабында ук үз чыгышы белән сокландырды. Ул чакта жюри һәм конкурста катнашучы башкалар аның осталык сәгатен җылы каршы алдылар. Күпләр безнең район данын республикада нәкъ менә ул яклар дип уйлады. Көтелгәннәр акланды һәм Мария Валерьевна Татарстанның 60 укытучысы арасында конкурсның йомгаклау сынауларында катнашты.

Алар ике этапта: читтән торып һәм урында үтте. Читтән торып узган "Методическое портфолио" туры ике конкурс сынавын үз эченә алды: "Интернет-ресурс" һәм "Я-учитель" (эссе). Урында узган турда дәрес бирергә, аңа анализ ясарга һәм жюри сорауларына җавап бирергә кирәк иде. Аннан соң 20 минут дәвамында методик семинар үткәрергә.

Мария Гришина конкурс финалисты булды. Ул Татарстанның иң яхшы 15 педагогы арасына керде һәм "За верность профессии" номинациясендә җиңүче булды. Безнең район вәкиленең конкурстагы һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Талантлы педагог блокфлейтада, металлофонда, фортепианода уйнады, романслар җырлады.

Мария Гришинаның "Не дайте ритму жизни заглушить мелодию души" темасына осталык сәгате күп кенә тамашачыларны һәм жюрины нык дулкынландырды.

-Лаеш районы мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәбебез администрациясе һәм укытучылары миңа методик яктан ярдәм иттеләр, - дип рәхмәт белән искә ала Мария Валерьевна. - Конкурста катнашу киләчәк эш өчен этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс