Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанның изге урыннары буйлап сәяхәт

Лаеш районы мәдәният ветераннары Казаннан 30 һәм Свияжскидан ике километр ераклыктагы, XVII гасырның беренче яртысында салынган Вознесенский Макарий монастырена бардылар. Соңгы елларда лаешлылар булган уникаль урыннар географиясе сизелерлек киңәя. Әмма чираттагы мавыктыргыч сәяхәткә чыгучыларның күбесенә бу изге урыннарда булырга туры килмәгән. Ә алар моңа лаек. Экскурсантлар сүзе буенча, монастырьга аның...

Лаеш районы мәдәният ветераннары Казаннан 30 һәм Свияжскидан ике километр ераклыктагы, XVII гасырның беренче яртысында салынган Вознесенский Макарий монастырена бардылар.

Соңгы елларда лаешлылар булган уникаль урыннар географиясе сизелерлек киңәя. Әмма чираттагы мавыктыргыч сәяхәткә чыгучыларның күбесенә бу изге урыннарда булырга туры килмәгән. Ә алар моңа лаек. Экскурсантлар сүзе буенча, монастырьга аның Иделнең текә уң як ярында урнашкан булуы аерым матурлык бирә. Бу урыннан атаклы Свияжск утрау-шәһәре һәм Идел белән Зөя елгасы кушылган җир күренә. Аны төрле яктан урман әйләндереп алган. Монастырь янында, яр астында халык арасында хөрмәтләнә торган агач кәшәнәсе һәм су коену урыны булган изге Макарий чишмәсе бар.

-Монда бер тапкыр булгач, таш баскычтан тауга, монастырьга менү, Макарий кәшәнәсенә, чиркәүгә керү, шифалы су эчү һәм изге урыннарга баш ию өчен тагын һәм тагын киләсе килә, - дип хисләре белән уртаклаша анда баручыларның берсе Вера Баннова.

Лаеклы ялдагы хезмәттәшләренә үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга алардан соң килгән буын ярдәм иткән. Татарстанның истәлекле урыннары буйлап сәяхәткә Лаеш туристлары мәдәният бүлеге биргән автобуста барган. Моның өчен ветераннар аның начальнигы Наталья Гурлихинага бик рәхмәтле, аңа һәм бар коллективка зур уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев