Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татьяна АШИРОВА: “Тәрбияче - минем күңел халәтем“

"Тәрбиядә кеше табигатен камилләштерүнең бөек сере яшеренгән", - дигән немец философы Иммануил Кант. Үзенең гади булмаган һөнәре турында Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы беренче категорияле тәрбиячесе Татьяна Аширова сөйли. -Татьяна Михайловна, ни өчен Сез тәрбияче һөнәрен сайладыгыз? -Бала чакта мин Куйбышев районы Мөслим авылы балалар бакчасына бик яратып йөрдем, чөнки миңа,...

"Тәрбиядә кеше табигатен камилләштерүнең бөек сере яшеренгән", - дигән немец философы Иммануил Кант.

Үзенең гади булмаган һөнәре турында Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы беренче категорияле тәрбиячесе Татьяна Аширова сөйли.

-Татьяна Михайловна, ни өчен Сез тәрбияче һөнәрен сайладыгыз?

-Бала чакта мин Куйбышев районы Мөслим авылы балалар бакчасына бик яратып йөрдем, чөнки миңа, беренче чиратта, тәрбияче үзе кызыклы иде. Мин аның никадәр күп белүенә һәм төрле нәрсәләр ясый алуына соклана идем. Үзе беркайчан кул салындырып утырмый торган кеше буларак, ул безгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Аңа карап мин аның кебек булырга хыялландым. Үсеп җиткәч, тәрбияче һөнәренең - минем омтылышым, күңел халәтем булуын аңладым.

-Тәрбияче нинди булырга тиеш?

-Ачык күңелле, кайгыртучан, ярдәмчел, игътибарлы, баланы да, әти-әниләрне дә тыңларга, кирәк чакта киңәш бирергә әзер. Ул әниләргә һәм әтиләргә балалар тәрбияләүдә ярдәм итәргә омтылучы кеше. Тәрбияче сабыйлар артыннан "күзәтеп кенә" тормый. Ул балалар яшенә туры килүче уртак эшчәнлек, уеннар, кая да булса барулар, күңел ачулар оештыра. Төркемдә тәрбия-белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыра, әти-әниләр белән эш алып бара. Әмма иң мөһиме - чын тәрбияче бар балаларны да үз баласы кебек яратырга тиеш.

-Татьяна Михайловна, әлеге җаваплы һөнәр - тәрбияче булу нәрсәсе белән кызыклы?

-Тәрбиячеләр - әниләрдән соң беренче укытучылар. Алар күңелләре белән һәрчак бала булып калучы кешеләр. Минем һөнәрем миңа даими рәвештә балалык, әкият һәм фантазияләр дөньясында булу мөмкинлеге бирә. Балалар бакчасында тәрбияче җырлый да, бии дә, рәсем дә ясый, балалар белән төрле конкурсларда һәм бәйрәмнәрдә катнаша. Баланы нәрсәгә дә булса өйрәтү, анда аерым бер күнекмәләр формалаштыру өчен тәрбияче күп эмоциональ көч түгә. Аның каравы алмашка бик күп уңай тәэсирләр ала! Синең һәр сүзең, ишарәң һәм карашыңны тотып алучы, аңлаучы шат балаларны күргәндә үз һөнәреңнең әһәмиятен бигрәк тә ачык аңлыйсың. Безнең эшебез шуның белән кызыклыдыр, - дип уйлыйм.

-Сезнең булачак тәрбиячеләргә киңәшләрегез.

-Әлеге һөнәрдә очраклы кешеләр булмый. Беренчедән, түземле, чыдам булу, һәр балага гына түгел, әти-әниләргә дә якын килә белү кирәк. Икенчедән, бүген тәрбияче замана кешесе булырга, һәрдаим укырга, үзен-үзе камилләштерергә, тәрбия һәм белем бирүнең яңа методикаларын кулланырга, балаларга зур дөньяга яхшырак ияләшергә, җайлашырга ярдәм итәргә сәләтле булырга тиеш. Өченчедән, балалар белән эшләүнең катлаулы һәм җаваплы булуын истә тоту зарур, чөнки тәрбияче исеме кеше булган йортны төзи.

-Сез үзегезнең тормыш позициягезне ничек характерлар идегез?

-Минем тормыш позициям - бакчада бала өчен физик яктан да, рухи яктан да мөмкин булганча уңай мохит булдыру.

Татьяна Аширова - талантлы шәхес. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен ул Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы һәм күкрәккә тага торган "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән.

-Быел безнең хезмәттәшебез юбилеен билгеләп үтте, - дип кечкенә генә серне ача Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы мөдире Анна Анисимова. - Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләр аны туган көне белән котлыйлар. Татьяна Михайловна - тышкы ягымлылык белән киң эрудиция, гадилек һәм интеллигентлык, искиткеч хезмәт сөючәнлек һәм үзенә дә, балаларга да таләпчәнлек бик тә туры килә торган кеше.

-Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево