Теге дөньяга юл
Куып йөрүче автосөючеләрнең юлы ахыр чиктә бик аяныч бетә. Өченче көн Казан-Оренбург автоюлында килеп чыккан авария моның ачык мисалы булып тора. Иртәнге җиденче яртыда "Лада Гранта" йөртүчесе трассадан җилдерә. 41 километрда ул каршы хәрәкәт полосасына чыга. Әмма идарәне югалта - аның машинасы ава һәм автобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның...
Куып йөрүче автосөючеләрнең юлы ахыр чиктә бик аяныч бетә. Өченче көн Казан-Оренбург автоюлында килеп чыккан авария моның ачык мисалы булып тора.
Иртәнге җиденче яртыда "Лада Гранта" йөртүчесе трассадан җилдерә. 41 километрда ул каршы хәрәкәт полосасына чыга. Әмма идарәне югалта - аның машинасы ава һәм автобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинаның 45 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында ук җан бирә. Ә автобусның 28 яшьлек пассажиры, 25 Октябрь исемендәге поселокта яшәүче уң умрау сөяге сынып РКБның җәрәхәтләр үзәгенә озатыла. Шуны әйтергә кирәк, ул иминлек каешын эләктергән була. Автобусның тагын җиде пассажиры һәм йөртүчесе җиңелчә тән җәрәхәтләре ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев