Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Террорчылар янәшәбездә яшәргә мөмкин

Әзерләнүче террорчылык актларын ачыклау буенча эшне көчәйтергә - Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча район бүлекләре личный составы алдына шундый бурыч куелды. Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы халыкны уяулык күрсәтү зарурлыгы турында кисәтә. Россия иминлегенә шулай аталучы Ислам дәүләте ягыннан террорчылык куркынычы кимеми. Халыкара террорчылык оешмалары башлыклары ниятләрен гамәлгә ашыруны үз...

Әзерләнүче террорчылык актларын ачыклау буенча эшне көчәйтергә - Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча район бүлекләре личный составы алдына шундый бурыч куелды. Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы халыкны уяулык күрсәтү зарурлыгы турында кисәтә.

Россия иминлегенә шулай аталучы Ислам дәүләте ягыннан террорчылык куркынычы кимеми. Халыкара террорчылык оешмалары башлыклары ниятләрен гамәлгә ашыруны үз сафларына кергән Россия Федерациясе, БДБ илләре гражданнары ярдәмендә башкара алачаклар дип фаразлана. Боевиклар, шул исәптән үзе теләп үлемгә баручылар, РФ территориясенә качаклар, хезмәт мигрантлары йөзендә үтеп керергә омтыла алалар. Халыкара террорчылык оешмаларына җәлеп итүчеләр, илебез буйлап күчеп йөреп, пропаганда эше алып баралар, дөньяга карашлары тотрыклы булмаган яшь кешеләрне актив төстә үз якларына аударалар. Алар белән элемтә урнаштыралар - шәхсән дә, интернет аша да. Законсыз кораллы берләшмәләргә турыдан-туры катнашуга тарталар, алардан яшерен ячейкалар булдыралар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәрәләр, шул исәптән транспорт инфраструктурасы объектларында да. Торак секторны тикшергәндә буш һәм ташландык биналарда булалар, биналарны кирәкле документлар рәсмиләштермичә арендалаучы гражданнарга игътибар итәләр. Шулай ук башка кайбер чаралар да планлаштырылган.

Районда яшәүче гражданнарга да уяулыкны көчәйтергә кирәк. Торак пунктларда вакытлыча яшәү өчен торак эзләп йөрүче, ерак авылларда һәм алар читендә өйләр сатып алучы кешеләргә шикләнеп карау зарур. Әгәр үзләрен сәер тотулары күзгә ташлана икән бу турыда кичекмәстән 8 (84378) 2-55-41 телефоны аша дежур частька хәбәр итәргә кирәк.

Мәктәпләрдә, техникумда аңлату эшләрен активлаштыру зарур. Ә әти-әниләргә - үз балаларына игътибарлырак булырга, аларның мавыгулары белән кызыксынырга, алар аралашкан кешеләрне белергә кирәк.

Террорчыларны ачыкларга мөмкинлек бирүче билгеләр:

-Сезонга туры килгәнчә киенмәгән кешеләрдән сакланыгыз. Әгәр кеше җәен плащ яки калын куртка кигән икән, игътибарлы булыгыз: мондый кием астына террорчылар еш кына бомба яшерәләр. Аннан ераграк булу яхшырак һәм аңа хокук саклау органнары хезмәткәрләре игътибарын юнәлтергә кирәк.

-Зур сумка яки чемоданы булган кешеләрдән дә сакланыгыз, бигрәк тә алар мондый йөк йөртер өчен туры килми торган җирдә (кинотеатр яки бәйрәмдә) булса.

-Үзен адекват булмаганча, нервлы, куркынган төстә тоткан, як-ягына карангалаган, киемен яки багажын тикшергән кешеләрдән мөмкин булганча ераграк китәргә тырышыгыз.

-Әгәр шикле кешедән ерак китә алмыйсыз икән, аның мимикасын күзәтегез. Белгечләр раслаганча, терактка әзерләнүче җинаятьче гадәттә чиктән тыш игътибарын туплаган була, иреннәре кысылган яки дога укыгандагы кебек акрын гына селкенә.

-Бер очракта да онытылып калган әйберләрне: сумкалар, телефоннар, акча янчыкларын алмагыз. Таныш булмаган кешеләрдән бернинди бүләк кабул итмәгез, кемгә дә булса тапшырырга үтенсәләр дә бернинди әйбер алмагыз.

-Фаразланган җинаятьченең билгеләрен, аларның йөзләрен, киемнәрен, исемнәре, кушаматларын, әгәр булса тәннәрендәге җөйләрне һәм татуировкаларны, сөйләшү үзенчәлекләрен һәм үз-үзләрен тотуларын һәм башкаларны истә калдырырга тырышыгыз.

-Шикле кешеләрне үзегез туктатырга омтылмагыз - сез аларның беренче корбаны булуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район антитеррор