Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Террорчылык белән көрәш комиссиясе утырышыннан

Террорчылык белән көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында террорчылык һәм экстремистлык идеологияләренә каршы көрәш өлкәсендәге хәлгә анализ ясалды. Республикада деструктив эшчәнлеккә җәлеп ителгән затлар саны арта. Мәсәлән, Татарстанның 70 ләп кешесе хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен Якын Көнчыгышка китте. Әгәр 2014 елда террорчылык характерындагы 32 җинаять теркәлгән булса, 2015 елда исә - 43....

Террорчылык белән көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында террорчылык һәм экстремистлык идеологияләренә каршы көрәш өлкәсендәге хәлгә анализ ясалды.

Республикада деструктив эшчәнлеккә җәлеп ителгән затлар саны арта. Мәсәлән, Татарстанның 70 ләп кешесе хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен Якын Көнчыгышка китте. Әгәр 2014 елда террорчылык характерындагы 32 җинаять теркәлгән булса, 2015 елда исә - 43. Экстремистлык юнәлешендәге җинаятьләр 2014 елда 52 булган, ә 2015 елда - 68.

Бу өлкәдә җинаятьләр өчен җәза үтәп өйләренә кайткан кешеләр саны да арта. Кызганычка каршы, аларның күбесе үз карашларын сизелерлек үзгәртмәгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре иректән мәхрүм ителү урыннарында ялган дини караш үзләштергән гражданнар категориясе аерым игътибар таләп итә дип саный. Психик авырулар белән азапланучы кешеләрне дә контрольдә тотарга кирәк.

Һәр торак пунктта аңлату чаралары үткәрү зарур, барыннан да элек, яшьләр белән. Интернет челтәренең мәгълүмати-телекоммуникацион блогсферасында эшләү өчен махсус төркемнәр булдыруны практикалау кирәк. Бу электрон массакүләм мәгълүмат чараларының мониторингын тәэмин итәргә һәм экстремистлык характерындагы материаллар таралу фактларына чик куярга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район