Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Террорчылык миф түгел, ә кырыс чынбарлык

Лаеш район Советында видеоконференция режимында ТР террорчылык белән көрәш комиссиясе утырышы булды. Эшлекле очрашуның темасы халыкның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр тәртибе булды. Фикер алышуның төп мәсьәләләренең берсе республика халкына террорчылык куркынычының чынлыгы турында мәгълүмат бирү иде. Соңгы берничә ел эчендә ачы сабак алырлык никадәр очраклар...

Лаеш район Советында видеоконференция режимында ТР террорчылык белән көрәш комиссиясе утырышы булды. Эшлекле очрашуның темасы халыкның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр тәртибе булды.

Фикер алышуның төп мәсьәләләренең берсе республика халкына террорчылык куркынычының чынлыгы турында мәгълүмат бирү иде. Соңгы берничә ел эчендә ачы сабак алырлык никадәр очраклар булды! Алар арасында Татарстан мөфтиенә һөҗүм, Алексеевск районында һәм Түбән Каманың сәнәгать зонасы территориясендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар шартлауны булдырмый калу бар. Яшел Үзән районында машинада булган затлар шартлаткыч җайланма әзерләгәндә автомобиль шартлау да шуларга ук карый. Россиядә террорчылык күренешләре куркынычы чыннан да бар, ә Татарстан, күп яктан алдынгы төбәк буларак, мондый актлар өчен бик шәп мишень булып тора. Әмма террорчылар Казанда яшәмәячәк, алар якын-тирәдәге шәһәр яны территорияләрен сайларлар. Шуңа күрә күрше-тирәгә урнашкан, яңа килгән гражданнарга, аеруча мигрантларга карата уяурак булырга кирәк.

Районның террорчылык белән көрәш комиссияләре эше, алда санап кителгән вакыйгалар уңаеннан, алгы планга чыга. Аларның беренче чираттагы бурычлары - террорчылык куркынычы туганда гамәлләр тәртибен халыкка җиткерү һәм теракт үткәрү өчен яраклы объектлар исемлеген төгәл билгеләү.

-Иң мөһиме, халыкның безнең тормышта мондый очраклар булуын һәм алар килеп чыкканда үз гамәлләре тәртибен белүе, - дип ассызыклады Россия Федерациясе ФСБның Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы Динар Хәмитов. - Безнең бу мәгълүматны белү һәм халыкка җиткерү чаралары һәм мөмкинлекләребез бар.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, республиканың барлык районнарында да куркыныч килеп чыкканда гамәлләр тиешле дәрәҗәдә булмаган. Вакыт-вакыт махсус хезмәтләр һәм халыкның практик күнекмәләрен булдыру белән шөгыльләнүләр үткәрү кирәк. Җитәкчеләр алдына шулай ук кешеләрнең күпләп җыела торган урыннарын төгәл билгеләү һәм корректировкалау буенча да, ул урыннарны халыкка хәбәр итү аппаратуралары белән җиһазлап бетерү һәм шуңа туры килүче белешмәлекләр бастыру юлы белән мәгълүмат бирү буенча да бурычлар куелды. Терактлар килеп чыгу ихтималын кисәтү һәм шуңа туры килүче ашыгыч хезмәтләр көчен һәм чараларын актуаль хәлдә тоту буенча чаралар эшләү зарур. Татарстанлыларның уяулыгы, халыкның тормышын системалы тәэмин итүне оештыру, шулай ук бар дәрәҗә җитәкчеләрнең штаттан тыш хәл килеп туу шартларында гамәлләр тәртибен төгәл белүе бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район антитеррор комиссиясе