Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Терроризм өй бусагасында

Әле күптән түгел генә Татарстан тыныч һәм имин төбәк иде.Монда төрле милләт кешеләре православие бәйрәмнәрендә бергә әйлән-бәйлән йөрделәр, милли көрәшләрдә бил алыштылар, авыл һәм шәһәрләр территорияләрен бергәләп җыештырдылар, һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерделәр, бер урамда мәчетләр һәм чиркәүләр төзеделәр...

Республикада хәл әкренләп кискенләште, ә аннан районнарда православие чиркәүләре яна башлады,өстәвенә тагын да куркынычы - Түбән Кама нефть химиясе заводы юнәлешенә ракета җибәрү. Әгәр ул аңа төшсә бар Татарстанны агулы болыт каплар иде... 16 һәм 17 ноябрьдә, шулай ук 29 ноябрьдә булган вакыйгалар республикада терроризмга каршы чараларны көчәйтү өчен сәбәп булды.

Газетабыз хәбәрчесе Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов белән очрашты.

-Шамил Зиннурович, соңгы атналарда республикада хәлләр нинди?

-Соңгы атналар Татарстан өчен дә, Лаеш районы өчен дә катлаулы булды. Беренчедән, самолет төште, бүлекнең бар составы аэропортны әйләндереп алуды.Моңа кадәр Түбән Камада нефть химиясе заводына юнәлтелгән кулдан эшләнгән ракета җибәргеч табылды. Аларның берничәсе җибәрелгәндә. Бәхеткә, берсе дә шартламаган.Икенче көнне Чистайда чиркәүгә ут төртергә омтылалар. Яңа Чишмә районында гыйбадәтханә яндырдылар.Шул украйонда православие динен тотучылар су алган изге чишмәдәге элмә такталарны буяганнар. 29 ноябрьдә Мамадыш районының Албай авылында 1873 елда ук төзелген чиркәүдә янгын чыккан һәм Балык Бистәсе районының Керәшен Казылысы авылындагы 1904 елда төзелгән чиркәү бинасы ут ялкыны астында кала.Соңгы вакытта Татарстанда терроризм үзен шулай танытты. Ә бу бик тә җитди проблема.

Түбән Камадагы вакыйгалар билгеле булуга террорга каршы комиссия рәисе, район башлыгы Михаил Афанасьев көч структуралары һәм дин әһелләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Без ничек эш итү юлларын билгеләдек.

-Безнең районда хәл куркыныч түгелме?

-Әлегә бездә мондый хәл күзәтелми. Әмма тынычланырга ярамый. Терроризмның чикләре юк.Бездә барысы аяк астында.Күптән түгел Алексеевски районында Биләрдә шартлату җайланмасы табылды.Заманча үлчәүләр буенча бу араның әз булуын аңлыйсыздыр. Без террорчылардан якланган дип раслау дөрес булмас.Алар гамәленнән берәү дә иминиятләнмәгән.

-Районда иминлекне көчәйтүнең нинди чаралары күрелә?

-Безнең бүлек Татарстанның барлык бүлекләре кебек көчәйтелгән график буенча эшли. Бу тәүлек әйләнәсе постлар, аеруча мөһим объектларны тшүлек әйләнәсе саклау.

-Мондый хәлдә гади гражданнар үзләрен ничек тотарга тиешләр, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-Беренчедән, вакытлыча яшәү өчен торак алган таныш булмаган кешеләр күренүгә, аерым билгеләнештәге объектлар белән кызыксынучыларга, бер нинди максатсыз урамда күзәтеп йөрүчеләргә игътибар итегез. Безнең район зур, Казанга якын. Монда яшеренү өчен уңай: шәһәр янәшәдә генә, шул ук вакытта кеше күзенә дә ташланмыйсың. Кабатлап әйтәм, уяу, сак булыгыз.

-Татарстанда элек электән "телләр һәм холыклар катнашкан", кешеләр милләткә һәм нинди дин тотуга бәйсез төстә тату яшәгән.Ни өчен хәзер хәл үзгәрә, Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

-Чыннан да Татарстан зур һәм тату гаилә булып яши.Әмма террорчыларның активлыгы Россиянең бар төбәкләрендә дә күзәтелә.Кемгәдер тотрыксызлык файдалы. Илебездәге хәлне кискенләштерүче көчләр дә бар.Моңа бар җәмгыять белән каршы тору кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью полиция Ш.Кузахметов