Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр

Татарстанда туганнарны һәм якыннарны газета һәм журналларга яздыру буенча акция старт алды. "ТАТМЕДИА" АҖ инициативасын республиканың һәм Лаеш районының билгеле кешеләре күтәреп алды. Лаешта игелекле эшләр эстафетасына район башлыгы Михаил Афанасьев кушылды. Почта элемтәсе бүлегендә ул Бөек Ватан сугышында катнашкан 22 кешене "Кама ягы" район газетасына яздырды. -Безнең ветераннар барлык...

Татарстанда туганнарны һәм якыннарны газета һәм журналларга яздыру буенча акция старт алды. "ТАТМЕДИА" АҖ инициативасын республиканың һәм Лаеш районының билгеле кешеләре күтәреп алды.

Лаешта игелекле эшләр эстафетасына район башлыгы Михаил Афанасьев кушылды. Почта элемтәсе бүлегендә ул Бөек Ватан сугышында катнашкан 22 кешене "Кама ягы" район газетасына яздырды.

-Безнең ветераннар барлык вакыйгаларны һәм яңа төзелешләр турында белеп торырга тиеш, - дип билгеләде Михаил Павлович, - быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгына күп кенә кызыклы материаллар басылды, "Кама ягы" район тормышы ритмында эшли.

Аннан соң хәйрия акциясе кысаларында башлык "Игелек агачы" янына килде, балалар белән бергә квитанция сайлады һәм Яшел Үзәннең "Гнездышко" социаль приюты һәм Нурлат балалар йорты тәрбияләнүчеләрен республика басмаларына яздырды. Ахырда Михаил Павлович әнисе һәм туганнары өчен "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарына язылды.

Акциягә беренчеләрдән булып Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев кушылды. Участокка хезмәт күрсәтүче хат ташучы Александр Кореев аңа газетага язылырга тәкъдим итте. Михаил Владимирович язылган беренче басма безнең газета булды.

-Яңалыкларны беренчеләрдән булып алам, - дип билгеләде башкарма комитет җитәкчесе.

Тәкъдим ителгән каталогтагы "ТАТМЕДИА" басмалары белән танышкач, Михаил Фадеев балалары өчен "Татарстан" журналын һәм "Казанские ведомости" газетасын сайлап алды.

-Газета һәм журналлар дөньяга карашны киңәйтү, райондагы, республикадагы, илдәге мөһим вакыйгаларны белеп тору мөмкинлеге бирә, - диде ул һәм лаешлыларны "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр" акциясен якларга чакырды. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә дә әлеге игелекле эшкә кушылырга тәкъдим итәбез. Туганнарны хат ташучылар аша, элемтә бүлекләрендә, шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Почтасы сайтында электрон төстә яздырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined