Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әти-әниләр комитетлары конкурсында искиткеч чыгыш

Лаешның 2нче урта мәктәбе 7 "А" сыйныфы районның "Тату сыйныф серләре" әти-әниләр конкурсында нинди уңыш белән чыгыш ясаганын һәркем хәтерли. Үзләренең иң тату сыйныф дип аталырга хокуклары булуын алар Казанда финал этабында да расладылар. Җиденче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Социальләштерү" юнәлешендә икенче урын алдылар. Фото Лаешның 2нче мәктәбе архивыннан...

Лаешның 2нче урта мәктәбе 7 "А" сыйныфы районның "Тату сыйныф серләре" әти-әниләр конкурсында нинди уңыш белән чыгыш ясаганын һәркем хәтерли. Үзләренең иң тату сыйныф дип аталырга хокуклары булуын алар Казанда финал этабында да расладылар. Җиденче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Социальләштерү" юнәлешендә икенче урын алдылар.
Фото Лаешның 2нче мәктәбе архивыннан
Әзерләнүдә педагог-оештыручы Мария Гришина һәм тарих укытучысы Елена Яковлева зур ярдәм күрсәтте. Казанга муниципаль дәрәҗәдә чыгыш ясаган программа белән бардылар, бары тик видеороликка үзгәрешләр генә керттеләр. 7 сыйныф укучыларының әти-әниләре "Безнең күңелле тату сыйныф" күргәзмәсен оештыруда күп көч куйдылар. Ә чыгышның үзе вак-төяк ялгышлыкларны бетерерлек итеп кат-кат кабатланды.
Финал этабында Лаешның балалар һәм әти-әниләр командасы өчен мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Шәрипова, начальник урынбасары Любовь Харитонова, тәрбия эше буенча методист Луиза Хәбибуллина һәм мәктәп педагоглары җан атты.
Лаешның 2нче мәктәбе 7 сыйныф укучылары үзләренең тату сыйныф серләре турында республиканың мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһановка сөйләделәр. Ул күргәзмәне карады, безнең команда стендлары янына килде. Балалар бер-берсен бүлә-бүлә кызыклы мәктәп тормышы һәм әти-әниләре белән уртак эшләре турында сөйләделәр. Ә аннан соң бергәләп фотога төштеләр.
Лаеш командасының костюмнары бар кешенең игътибарын җәлеп итте. Чыгыш ясау да шундый ук булды, аңа жюри лаеклы бәя бирде. Икенче урын өчен бүләк буларак икенче мәктәп вәкилләре икенче дәрәҗә диплом, аквапаркка билетлар һәм күп кенә уңай тәэсирләр алдылар. Моннан тыш җиденче сыйныф укучылары командасы FUN-24 күңел ачу комплексына чыршы бәйрәменә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район