Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үткәннәр турында хәтерне саклаучы очрашулар

Татарстанда яшәүчеләр иң катлаулы шартларда да үз бурычларына тугры булганнар, үзләренең күпмилләтле Ватаннарын саклап кыю сугышканнар, намус белән хезмәт куйганнар. Орел авыл җирлегендә 21 тыл хезмәтчәне яши. Аларның иң "яшенә" - 82 яшь, ә дүртесе инде күптән 90нан узган. Сәламәтлекләре торышы буенча алар ерак юлга чыга алмыйлар. Шуңа күрә "1941-1945...

Татарстанда яшәүчеләр иң катлаулы шартларда да үз бурычларына тугры булганнар, үзләренең күпмилләтле Ватаннарын саклап кыю сугышканнар, намус белән хезмәт куйганнар.

Орел авыл җирлегендә 21 тыл хезмәтчәне яши. Аларның иң "яшенә" - 82 яшь, ә дүртесе инде күптән 90нан узган. Сәламәтлекләре торышы буенча алар ерак юлга чыга алмыйлар. Шуңа күрә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен ветераннарга өйдә тапшырдылар.

Җирлек башлыгы Валентина Фетилина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Таисия Дуболазова һәм мәктәп укучылары һәр тыл хезмәтчәнендә булды. Җирлек чикләреннән читкә чыкканнар янына да бардылар. Мәсәлән, Ольга Ивановна Кузнецовага (фотода уңда) медальне ул дәвалана торган Казан госпиталендә тапшырдылар.

Яшәргә Татарстан башкаласына балалары янына күчкән өлкән кешеләр Казан квартирлары бусагасында авылдашларын күреп күз яшьләрен тыя алмадылар. Котлаулар, хатирәләр, авыл турында сөйләшүләр - мондый очрашулар кирәк. Алар үткәннәр турында хәтерне саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево