Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Төн кунарга кертмәгән һәм үтерелгән

Лаеш районы прокуратурасы "Зеленый Бор" ял базасы территориясендә кылынган үтерү факты буенча җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады. Май төнендә 27 яшьлек казанлы гр. А. үзенең дуслары белән "Зеленый Бор"га килә. Эчәләр, капкалыйлар. Тагын эчәләр. Элек тә авыр җинаять өчен хөкем ителгән гр. А. шәһәргә кайтырга теләми. Монда, ял базасында ук...

Лаеш районы прокуратурасы "Зеленый Бор" ял базасы территориясендә кылынган үтерү факты буенча җинаять эшендә дәүләт гаепләвен яклады.

Май төнендә 27 яшьлек казанлы гр. А. үзенең дуслары белән "Зеленый Бор"га килә. Эчәләр, капкалыйлар. Тагын эчәләр. Элек тә авыр җинаять өчен хөкем ителгән гр. А. шәһәргә кайтырга теләми. Монда, ял базасында ук төн кунарга була. Аның монда танышлары булмый, шуңа күрә дача йортлары ишеген шакый башлый - бәлки кем дә булса арендага торак бирер.

Гр. А. белән бер йорт хуҗасы арасында бәхәс чыга, ул сугышуга барып җитә. Күп сөйләшергә яратмаган ир кешегә кимендә 16 тапкыр кул һәм агач таяк белән суга, аяк белән типкәли. Каты кыйнауга чыдый алмыйча, зыян күрүче үз өе бусагасында җан бирә.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Лаеш судының 2014 ел 29 июль карары белән гр. А. җинаять эшләүдә гаепле дип табыла. Аңа каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү шарты белән тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү сыйфатында җәза билгеләнә.

Карар закон көченә кермәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев