Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тормышта һәркемнең үз юлы табылыр

Узган чәршәмбедә мәктәп кыңгыравының яңгыравык чыңы чираттагы, 2016 ел чыгарылышы турында хәбәр итте. Столбище авылында "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. -Минем чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны яхшы тапшыруларын, һөнәрләрен уңышлы сайлауларын һәм киләчәктә тормыш юлларының уңышлы булуын телисем килә. Мин ышанам, сез бар сынауларны да яхшы узачаксыз һәм...

Узган чәршәмбедә мәктәп кыңгыравының яңгыравык чыңы чираттагы, 2016 ел чыгарылышы турында хәбәр итте.

Столбище авылында "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

-Минем чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны яхшы тапшыруларын, һөнәрләрен уңышлы сайлауларын һәм киләчәктә тормыш юлларының уңышлы булуын телисем килә. Мин ышанам, сез бар сынауларны да яхшы узачаксыз һәм безнең район, республика, ил иминлеге өчен хезмәт куячаксыз, - дип ассызыклады район башлыгы үз чыгышында.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме Лаешның 1 нче гимназиясенә күпсанлы кунаклар җыйды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын тормышларындагы мөһим вакыйга белән котларга укытучылары, әти-әниләре, дуслары килде. Аларга хәерле юл теләп гимназия директоры Гөлнара Шәрипова, "Кама ягы" газетасы редакторы Денис Суханов, мәгариф идарәсе бүлеге вәкиле Зиннур Шакирҗанов, әти-әниләр мөрәҗәгать итте.

Бу көнне барысын да чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәге өчен дулкынлану һәм аларның уңышлары өчен горурлык хисе берләштерде. Укуда һәм җәмәгать эшләрендә аерылып торучыларны бүләкләү тантанасына караганда, чираттагы чыгарылыш гимназия тарихында яхшы эз калдырган. Күп кенә унберенче сыйныф укучылары мәктәп эскәмиясеннән үк үзләрен зур тормышка әзерләгәннәр - уку белән бер үк вакытта Лаеш техникумындагы курсларда пешекче һөнәре алганнар.

Укучылар педагогларга һәм әти-әниләренә гаять зур хезмәтләре, ярату һәм кайгыртулары өчен рәхмәтләрен күз яшьләреннән оялмыйча белдерделәр. Һавага ак күгәрченнәр һәм төрле төстәге шарлар бәйләмен очырту мәктәп белән хушлашу символы булды.

Лаешның 2 нче мәктәбендә тантаналы линейкада чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре ирексез яшьләрен яшереп кенә сөртеп алдылар. Аларның үсеп җиткән балалары - костюмнар һәм галстуклардан, үкчәле аяк киемнәреннән һәм чәчләрен матур итеп ясатканнар, ак һәм зәңгәр тасмалардан - укучылар арасында тантаналы төстә аерылып торалар. Унберенче сыйныф укучылары һәм тугызынчы сыйныфларның да күбесе тиздән туган мәктәпләре стенасын бөтенләйгә калдырачак.

Ә беренче сыйныф укучылары өчен бу аларның мәктәп тормышында беренче "Соңгы кыңгырау" булды. Алар чыгарылыш сыйныфларны бик теләп һәм артистларча котладылар. 11 сыйныфның бию композициясе күп эмоцияләр тудырды.

Май җиле төрле төстәге шарлардан торган гадәттәге кыңгырауны аяз күккә алып китте. Ә кызлар, макияжларын бозмаска тырышып, юеш керфекләрен еш-еш каккаладылар.

Соңгы кыңгырауны беренче сыйныф укучысы Марта Пеплова бирде. Аны унберенче-чыгарылыш сыйныф укучысы Петр Карпов җиңел генә итеп иңбашына утыртты. Барысы да тын калып мактаулы боҗраны әйләнгән тантаналы дуэтны күзәтте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында - БДИ тапшыру. Аларга уңышлар телик!

Татьяна Никонова, Мария Павлова, Расим Хазиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Последний звонок