Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ТР православие җәмәгатьчелеге Форумына Лаеш районыннан делегатлар сайладылар

Район Советының зур залына дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Протоиерей Федор, Лаеш районы диндары, Столбищедагы Казан изгеләре чиркәве настоятеле үз чыгышында Лаеш районында православиенең үсүе хакында билгеләп үтте. Ольга Исаева Автор фотосы Православиенең үсеше гыйбадәтханәләр торгызуда һәм төзүдә генә чагылмый. Бу әле яшьләр белән эшләү дә, социаль...

Район Советының зур залына дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Протоиерей Федор, Лаеш районы диндары, Столбищедагы Казан изгеләре чиркәве настоятеле үз чыгышында Лаеш районында православиенең үсүе хакында билгеләп үтте.

Ольга Исаева

Автор фотосы

Православиенең үсеше гыйбадәтханәләр торгызуда һәм төзүдә генә чагылмый. Бу әле яшьләр белән эшләү дә, социаль эшчәнлек тә.

Федор атакай сүзләре буенча, районда ел дәвамында бер генә булса да гыйбадәт йорты ачылган. Быелның тугыз аенда Сокурыда һәм Чирпыда кәшәнәләр барлыкка килде. Могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә төп гөмбәз күтәрелде. Иганәчеләр ярдәме белән Столбищеда чиркәү территориясе тәртипкә китерелгән, ә Тарлашидагы мәхәллә икенче тормыш алган. Район җитәкчелеге тырышлыгы белән Свято-Троицкий архиерей утары һәм Лаештагы Свято-Никольский гыйбадәтханәсе, Полянка авылы храмы һәм башкалар реставрация программасына кертелгән. Дини биналарны реставрацияләү һәм ремонтлау буенча юл картасы төзелгән.

Районда дүрт якшәмбе мәктәбе эшли, аларда православие чиркәвенең нигезе салына. Тиздән тагын берсе эшен башлаячак.

Чиркәү хорларының "Небо на земле" төбәкара фестивале - миссионерлык эшчәнлегенең нигезен тәшкил иткән чараларның берсе. Ул православие дини җыр культурасы матурлыгын ача һәм чиркәү ишеге янына килгән, аның бусагасын атлап керергә теләгән кешеләргә ярдәм итә.

Олы Кабанда кварталга бер тапкыр православие газетасы басыла - бу да яхшы башлангыч. Чиркәү мәхәлләләре социаль проблемалардан да читтә калмыйлар: ярдәмгә мохтаҗларга әйберләр җыюны оештыралар, кешеләр киемнәр, азык-төлек алып киләләр, аларны кыен хәлдә калган гаиләләргә бирәләр.

Лаеш районында православие үсешенең төп нокталары менә шулар.

Район башлыгы православие чиркәүләре вәкилләренең гозерләрен тыңлады һәм аларны хәл итү буенча тиешле карарлар бирде.

Район җитәкчелеге дин юлындагыларга - православие динендәгеләргә дә, мөселман динен тотучыларга да - һәрчак ярдәм кулы суза. Ә булган проблемалар тиз арада бергәләп хәл ителә.

Киңәшмәдә катнашучылар ТР православие җәмәгатьчелеге Форумына делегатлар исемлеген бертавыштан расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X