Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тәрбияче – ул табигый омтылыш!

Максим Горький: "Балаларны тәрбияли белү - ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше". Үзенең гади булмаган һөнәре турында сорауларга Столбищеның "Сказка" балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Галина Слепова җавап бирде. -Галина Григорьевна, ни өчен Сез һөнәр сайлаганда әлеге һөнәргә тукталдыгыз? -Мәктәпне тәмамлаганнан соң укырга кая...

Максим Горький: "Балаларны тәрбияли белү - ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше".

Үзенең гади булмаган һөнәре турында сорауларга Столбищеның "Сказка" балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Галина Слепова җавап бирде.

-Галина Григорьевна, ни өчен Сез һөнәр сайлаганда әлеге һөнәргә тукталдыгыз?

-Мәктәпне тәмамлаганнан соң укырга кая барырга дип бер минут та шикләнмәдем: балалар бакчасында тәрбияче булырга күптән һәм ныклап хәл иткән идем. Һәм беләсезме, үкенмим. Балалар күзләренә карагач дөньяны яктырак һәм яхшырак итәсе килә.

Язмыш кушуы буенча 1980 елда әлеге балалар бакчасына килдем. Яшермим, барысын ташлап китеп барырга теләгән чаклар да булды. Әмма һәрчак тукталып калдым. Синең һәр сүзеңне бирелеп тыңлаучы сабыйларны күргәндә аларга кирәклегеңне аңлыйсың. Аларның ярату сере гади: алар ачык һәм саф күңелле. Иң яхшы бүләк - балаларның шатлыклы елмаюы һәм "ә сез иртәгә киләсезме?" дип соравы.

-Галина Григорьевна, Сезнең һөнәрнең үзенчәлеге нидә?

-Һәрвакыт камилләшергә, яңалык эзләргә, зур түземлелеккә ия булырга кирәк. Һөнәреңдә үсү булу теләге булу зарур.

Әмма иң мөһиме - тәрбияче балаларны яратырга тиеш, әмма төрле булуларына карамастан барысын да яратырга. Һәркайсының үз характеры, үз гадәтләре. Һәрбер бала - үсәргә ярдәм итү зарур булган шәхес ул.

Тәрбияче булу - берьюлы егермедән артык сабыйга кайгырту, наз һәм игътибар күрсәтү дигән сүз ул. Ә җавап итеп балаларның көчле хисләрен һәм яхшы тәэсирләрен аласың.

Минем өчен бу һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, омтылыш. Мин ни белән генә мәшгуль булсам да, әгәр бала үзенең кечкенә генә проблемасы белән яныма килсә, мин бар эшемне читкә куям. Яхшы сүзләр табам, һәр нечкәлеген аңларга, аның кәефен күтәрергә тырышам.

Сер түгел, күп балалар еларга яраталар. Андый чакта баланы кочып, аның башыннан сыйпарга кирәк. Һәм ышаныгыз, моннан да яхшырак ысулны беркем дә уйлап тапмаган. Ә гомумән, иң мөһиме - балаларны ярату. Әгәр ул булмаса, эшнең бер тәме дә калмый. Минем тормыш позициям - балалар бакчасында сабый өчен максималь уңайлык (физик һәм рухи)!

-Бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре нинди алар?

-Бүгенге балалар элеккеләрдән нәрсә белән дә булса аерылалар димәс идем. Алар мөгаен, кызыксынучанрактыр. Хәзер үсеш өчен күпкә артык мөмкинлекләр барлыкка килде, бу баланың дөньяга карашын киңрәк итә. Ә гомумән алганда, балалар барысы да төрле... Безнең хезмәтне бакчачы хезмәте белән чагыштырырга була. Бер үсемлек кояш яктысын ярата, икенчесе - салкынча күләгәне. Балалар да нәкъ шулай ук - кемгәдер күбрәк игътибар кирәк, кемгәдер кырыслык җитми.

"Әти-әни - бала - тәрбияче"нең тыгыз элемтәсе ышаныч һәм үзара аңлашу тудыра. Ул вакыт яки эпохага бәйле түгел. Әти-әниләр белән элемтә никадәр тыгызрак, балалар белән эшләү дә шулкадәр үк җиңелрәк.

- Галина Григорьевна - сәләтле шәхес. Анда тышкы ягымлылык, киң эрудиция, гадилек һәм интеллигентлык, искиткеч хезмәт сөю һәм үзенә дә, балаларга да таләпчәнлек искиткеч яраша, - балалар бакчасы мөдире Анна Анисимова Галина Григорьевнаны шулай характерлый.

Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен коллегабыз күкрәккә тага торган "Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре" билгесе, фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан республика комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу көннәрдә Галина Григорьевна юбилеен билгеләп үтте. Без аны әлеге вакыйга белән котлыйбыз.

Юлия Шмакова, "Сказка" балалар бакчасының укыту-тәрбия эше буенча мөдир урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево