Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тәрәзә артында салкын, ә Егорьево теплицасында җәй

Лаеш районында, Казан-Оренбург трассасының 37 нче километрында, бик матур урында Егорьевоның "Лето" ЧҖҖ теплица хуҗалыгы ачылды. Яшел тәмләткечләрне үлчәүче һәм төрүчеләрне предприятие штатына 2016 ел алдыннан җыя башладылар. Моның белән мәшгульлек проблемасын күп яктан хәл итеп кенә калмаганнар, ә уңышлы бизнес та сайланган - яхшы эш ритмында гамәлгә ашырылучы проект....

Лаеш районында, Казан-Оренбург трассасының 37 нче километрында, бик матур урында Егорьевоның "Лето" ЧҖҖ теплица хуҗалыгы ачылды. Яшел тәмләткечләрне үлчәүче һәм төрүчеләрне предприятие штатына 2016 ел алдыннан җыя башладылар. Моның белән мәшгульлек проблемасын күп яктан хәл итеп кенә калмаганнар, ә уңышлы бизнес та сайланган - яхшы эш ритмында гамәлгә ашырылучы проект.

Арслан Миңнуллинның эшлеклелегеннән һәм булдыклылыгыннан көнләшергә генә кала. Айдан аз гына күбрәк вакыт эчендә эшмәкәр Егорьевода яңа җитештерү оештырган, анда инде бүген үк яшел тәмләткечләрне үлчәп төрүгә керештеләр. Бер гектар мәйданда теплица корпуслары урнашкан, тагын берничәсе төзелә. Газ белән җылыту җайга салынгач туфракны механикалаштырылган әзерләү, рассада утырту башланачак. Бүгенге көндә "Лето" ЧҖҖдә 35 эшче хезмәт куя. Киләчәктә предприятие 80 кеше мәшгульлегенә исәпләнгән, бу районның хезмәт базары өчен яхшы ярдәм. Предприятие хезмәткәрләрен эш урынына һәр көнне вахта белән китерәләр. Штатта хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә бар. Алар персоналны китерү, җайланмалар алып килү һәм урнаштыру, яңа корпуслар, башка җитештерү биналары төзү белән шөгыльләнә. Эш яхшы темплар белән бара. Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында теплица хуҗалыгында булган делегация моңа инанды.

-Яшел тәмләткечләр хуш исле. Бу продукциягә сорау булачак, - дип билгеләп үтте башлык Габишево җирлеге сессиясендәге үз чыгышында эшмәкәр Арслан Миңнуллин инициативасын мисалга китереп. - Кече һәм урта бизнесны төрлечә якларга кирәк.

Бизнесмен Миңнуллин табыш алу турында гына кайгыртмый. Эшмәкәр бик яхшы эш шартлары булдыра һәм коллективның мул тормышы турында кайгырта. Мисал өчен, хезмәткә эш башыннан түләгәндә һәм яхшы нәтиҗәләр булганда теплица хуҗалыгы эшчеләренең хезмәт хакы 15 мең сумнан артыграк тәшкил итә.

Берничә айдан соң монда беренче яшелчәләр, хуш исле башка тәмләткечләр барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район лето теплицы