Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туберкулез: авыру билгеләре һәм аны профилактикалау

Элек бу авыруны чахотка дип атаганнар. Берничә дистә ел элек кенә ул дәвалап булмый торган авыру саналган. Туберкулезны профилактикалауга никадәр җитди якын килергә кирәклеге турында без Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Вәсилә Бутузова белән сөйләшәбез. Вәсилә Нурулловна, медицина да, фармакология дә үсә. Бу авыру бүгенгә кадәр дәвалап булмаслыкмыни...

Элек бу авыруны чахотка дип атаганнар. Берничә дистә ел элек кенә ул дәвалап булмый торган авыру саналган. Туберкулезны профилактикалауга никадәр җитди якын килергә кирәклеге турында без Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Вәсилә Бутузова белән сөйләшәбез.
Вәсилә Нурулловна, медицина да, фармакология дә үсә. Бу авыру бүгенгә кадәр дәвалап булмаслыкмыни соң?
-Хәзер, мәҗбүри вакциналау кертелгәнлектән һәм туберкулезга каршы нәтиҗәле препаратлар булу аркасында, туберкулез белән уңышлы көрәшергә мөмкин. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта да әлеге авырудан күп кеше вафат була.
Ә туберкулезның билгеләре һәм симптомнары нинди?
-Алар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, чикләнгән формалы авырулар тиз аруга һәм хәлсезлеккә зарланалар, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә. Эшкә сәләтлелек түбәнәю хас.
Озак вакыт кичен яки төнлә температураның 37,5-38 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелә. Төнлә нык тирләү, калтырау. ОРЗ, бронхит, үпкә ялкынсынуы булганда температура югары була, әмма тиз үтә һәм төнлә нык тирләү күзәтелми.
Йөткерү - үпкә туберкулезы өчен характерлы симптом. Авыру башланганда ул коры, көчле була, төнлә һәм иртән көчәя. Авыру алга таба үсеш алганда ютәл юеш була һәм какырык бүленеп чыга. Өч атнадан артык сузылган ютәл сагайтырга һәм табибка мөрәҗәгать итүнең сәбәбе булырга тиеш.
Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев