Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган авылны төзекләндерү уртак тырышлык таләп итә

2016 елның 20 ноябрендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча җирле референдум үтәчәк. Аның максаты - районның шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының үз керемнәре исемлеген киңәйтү. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда референдумда дүрт авыл җирлеге катнашты. Үзара салым ярдәмендә 673 350 сум акча җыйдылар. Республика бюджетеннан өстәмә рәвештә 2692200 сум бүленде. Җыелган...

2016 елның 20 ноябрендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча җирле референдум үтәчәк.
Аның максаты - районның шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының үз керемнәре исемлеген киңәйтү. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда референдумда дүрт авыл җирлеге катнашты. Үзара салым ярдәмендә 673 350 сум акча җыйдылар. Республика бюджетеннан өстәмә рәвештә 2692200 сум бүленде. Җыелган акчалар төзекләндерүгә, юлларны ремонтлау һәм вак таш җәюгә, су белән тәэмин итү системасы торбаларын алыштыруга, суэтем башняларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, балалар мәйданчыклары төзүгә һәм башкаларга тотылды.
20 ноябрьдә референдумда 23 авыл җирлеге катнаша. Йортта тәртипне уртак тырышлык белән генә урнаштырырга мөмкин. Шулай ук туган авылны төзекләндерү дә уртак тырышлыкны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X