Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Туган авылым минем каршымда...“

Бәйрәм көннәрендә Кече Елга мәдәният йорты гөрләп торды. 6 ноябрь көнне аның залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу кичтә туган ягыннан читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында "Туган ягы кирәк кешегә" дип аталган концерт булды. Концертта авылдан 10, 20, 30 ел элек чыгып киткән җырчылар катнашты. Аларның һәркайсының чыгышы үзенчәлекле,...

Бәйрәм көннәрендә Кече Елга мәдәният йорты гөрләп торды. 6 ноябрь көнне аның залында алма төшәрлек тә урын юк иде.

Бу кичтә туган ягыннан читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында "Туган ягы кирәк кешегә" дип аталган концерт булды. Концертта авылдан 10, 20, 30 ел элек чыгып киткән җырчылар катнашты. Аларның һәркайсының чыгышы үзенчәлекле, күңелләрне кузгатырлык тәэсир калдырды. Концерт барлык тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтты.

Тамашачылар концертны оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләре З.Габдрахмановага, Г.Гатауллинага һәм Р.Вәлиуллинага бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Чыннан да, бу кичәнең рухы әле бик озак искә төшеп сагындырыр һәм күңелләрне җылытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Малая Елга