Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган як бизәкләре

Лаешта яшәүче Надежда Генералова шушы көннәрдә район мәдә-ният йортында күп кенә үзенең иҗатын яратучыларны җыйды.

Җирле рәссам әзерләгән "Родной мотив лирической души" шәхси күргәзмәсен тәкъдир итүгә аның күпсанлы дуслары, якыннары, элекке эше буенча коллегалары, шулай ук иҗади клублар әгъзалары килде. Килүчеләр игътибарына 30 дан артык картина тәкъдим ителде. Аларның һәркайсы - әйләнә-тирә дөньяга, әсәрләр авторы бала чагыннан гашыйк булган туган як табигатенә үзенә күрә бер тәрәзә. Рәссам елның теләсә кайсы вакытында да әсәрләре өстендә бертөрле үк эшли. Аның көзге пейзажлары, табигатьнең сулган чоры булуга карамастан, күзләрне иркәли. Кышкы пейзаж яратучыларны кызыл миләшнең кар баскан тәлгәшләре, чана юлының ике ягына тезелгән купшы чыршылар җәлеп итә. Җәйге сюжетлар тамашачыларны эссе көннәргә, салкынча су буена, агачлар күләгәсенә кире кайтара кебек.

-Картиналар берьюлы елның дүрт фасылында да булу хисе тудыралар. Менә хәзер генә кар баскан урманда чиста, салкын һава суладың кебек һәм яңадан эссе җәй көнендә елга буенда яки җиләкле аланда пәйда буласың, - дип сөйли рәссамның иҗатын күптән яратучы Валентина Казакова. - Миңа моннан ике еллап элек узган аның беренче шәхси күргәзмәсен ачуда булу бәхете тиде. Һәм бу вакыт автор өчен файдасыз узмаган дип әйтер идем. Үзенең нәфис бизәлеше буенча яңа күргәзмә танылган рәссамнар эшләре белән көндәшлеккә сәләтле. Надежда белән әле тагын бер генә очрашмабыз дип өметләнәм. Аңа иҗади уңышлар телик!

-Лаеклы ялга чыкканнан соң минем иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрем артты, - ди рәссам. - Мин һәрчак рәсем ясарга яраттым. Бала чакта карандашлар ала идем дә әбиемнең иске генә өенең түбәсенә менә идем, ә аннан искиткеч табигать күренешләре ачыла. Һәм, бөтенесен онытып, кичкә кадәр этюдлар ясый идем. Мәктәп тәмамлаганнан соң сәнгать училищесына укырга керергә теләдем. Әмма профессиональ рәссам булу хыялым тормышка ашмады. Тик мин үкенмим. Иң мөһиме, минем хәзер үземне ачу өчен вакытым бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка РДК Генералова