Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә өйрәнделәр

Салих Сәйдәшев исемендәге консерваториянең дәүләт Зур залында "Искусство добра" социаль-мәдәни форум үтте. Аңа Лаешның махсус интернат мәктәбе укучылары һәм педагоглары чакырылган иде. Форум алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗатын ачу һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл булды. Параллель төстә зал фойесында "Преображение" сәнгать әсәрләрен тәкъдир иттү үтте. Аны Татарстан авторлары...

Салих Сәйдәшев исемендәге консерваториянең дәүләт Зур залында "Искусство добра" социаль-мәдәни форум үтте. Аңа Лаешның махсус интернат мәктәбе укучылары һәм педагоглары чакырылган иде.

Форум алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗатын ачу һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл булды. Параллель төстә зал фойесында "Преображение" сәнгать әсәрләрен тәкъдир иттү үтте. Аны Татарстан авторлары һәм Әрмәнстаннан килгән фестиваль кунаклары әзерләде. Алар арасында билгеле рәссам, коляскалы инвалид Вреж Киракосян да бар иде.

Шул ук форум кысаларында шахмат буенча Россия суперфиналы үтте. Интернат-мәктәпне 11 яшь шахматчы тәкъдим итте (тренер - Галина Воронкова). Спортчылар халыкара класслы гроссмейстер Артем Тимофеев һәм югарыда искә алынган рәссам Вреж Киракосян белән уйнадылар.

Мәдәни вакыйганың йомгаклау өлешендә бәйрәмчә гала-концерт булды. Анда Лаешның махсус интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады: "Радуга" кашыкчылар ансамбле һәм "Бәхет" дуэты (җитәкчесе - Галина Григорьева).

Форумны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево