Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тылсымлы бакча

Лаешның 2 нче мәктәбе беренче сыйныф укучылары куллары белән тудырылган матурлыкны башкача атап та булмый. Ел дәвамында аларны сәйлән белән эшләү сәнгатенә укучы кызларның берсенең әбисе - Людмила Кошенкова өйрәткән. -Уку елы азагында без күргәзмә оештырдык, анда үзебез өйрәнгән барлык нәрсәне күрсәттек. Балалар бик сәләтле, - дип саный Людмила Михайловна....

Лаешның 2 нче мәктәбе беренче сыйныф укучылары куллары белән тудырылган матурлыкны башкача атап та булмый. Ел дәвамында аларны сәйлән белән эшләү сәнгатенә укучы кызларның берсенең әбисе - Людмила Кошенкова өйрәткән.

-Уку елы азагында без күргәзмә оештырдык, анда үзебез өйрәнгән барлык нәрсәне күрсәттек. Балалар бик сәләтле, - дип саный Людмила Михайловна. - Сәйлән белән эшләү техникасы фантазияне, иҗади фикерләүне үстерә, акыл үсешенә яхшы тәэсир итә.

Сыйныф җитәкчесе Наталья Суханова аның белән тулысынча килешә.

-Әлеге эшчәнлек төре кулларның вак моторикасын үстерә, бу язганда уңай чагылыш таба. Балалар түземлерәк булырга, утырып эшләргә күнегәләр. Болар барысы да укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Балалар бу техниканы яхшы үзләштергәннәр. Алар артыннан әлеге шөгыльгә балаларның әти-әниләре дә тартылган. Хәзер җәйге каникул, мәктәп укучылары ял итәләр. Әмма балаларның куллары вакыт-вакыт барыбер сәйләннәргә үрелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев