Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эш эзләүчеләрнең сайлау мөмкинлеге булды

Үзләренә туры килә торган эш табарга теләүче 150 кеше үткән чәршәмбедә булган буш эш урыннары ярминкәсендә катнашты.

Төннән үк коеп яңгыр яуды. Әмма инде ярминкә ачылганда ук район мәдәният йорты фойесына утызлап кеше җыелган иде. Әкренләп зал кешеләр белән тулды, алар буш урыннар исемлеген өйрәнделәр, эш шартлары һәм хезмәт хакы белән кызыксындылар. Ә сайлау мөмкинлеге шактый зур иде - математика укытучысы һәм табиб-невропатологтан алып каравылчы һәм төрле эшләр башкаручыларга кадәр. Тракторчылар, машина йөртүчеләр, балта осталары, слесарьлар, икътисадчылар, бухгалтерлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, электриклар, сыер савучылар, яшелләндерүчеләр, ЭВМ операторлары таләп ителә. Районның 36 оешмасы 350 дән артык эш урыны тәкъдим итте. Казан шәһәре предприятиеләре, шул исәптән "Метроэлектротранс" МУП, авиация һәм вертолет заводлары 2000 нән артык эш урыны тәкъдим итте. Эчке гаскәрләрнең хәрби часте Татарстан башкаласында хәрби хезмәт үтү өчен 35 яшькә кадәрге контрактчылар җыйды. Күп кенә эш эзләүчеләр май комбинаты вәкилләре янына килде, аларда эш урыннарының спектры киң иде. "Казан" халыкара аэропорты да алардан калышмады.

"Сездә машина йөртүче күпме ала? - дип сорый Лаешта яшәүче Александр. - Вахта бармы? Ә менә котельный операторы - анда нәрсә эшләргә кирәк?" Предприятиедә вахта юклыгын, ә операторга рөхсәт кирәклеген белгәч, Александр өстәлләр буйлап ары китә.

Державинодан электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Ирекнең инде елга якын даими эш урыны юк. Вакытлыча аэропортта каравылчы булып эшли. "Анда тиздән төзелеш тәмамланачак һәм - бетте, буш урында калачакмын. Ә безнең авылда белгечлек буенча урнашу мөмкинлеге юк", - дип үзенең ярминкәгә килү сәбәбен аңлата ул. Казан аны җәлеп итми: "Һәр көнне йөрергә кирәк, өстәвенә үз хуҗалыгыбыз бар".

Бу көнне район мәдәният йортында даими эш урыннары булган кешеләрне дә очратырга була иде: алар үз туганнарына эш урыны эзләргә килгән. "Алия, тизрәк монда кил, монда синең өчен урын бар", - яшь кенә ханым кемгәдер телефоннан шалтырата.

Әтисе кызы Алсуга эш урыны эзли. Ул узган ел ЛТЭТ тәмамлаган, юрист белгечлеге алган, ләкин эшкә урнаша алмаган. Хәзер мәшгульлек үзәгеннән квалификация күтәрү төбәк агентлыгында укый. 28 апрельдә имтиханнар тапшырачак һәм дипломлы ЭВМ операторы булачак.

Өлкән яшьтәге ханым өйдә эшләргә тели. Аңа шунда ук матур буклет бирәләр, анда өйдә эшләү өчен эш төрләре, бәяләре, җитештерелгән әйберләрнең фотолары күрсәтелгән.

-Бүген мәшгульлек үзәгендә 71 кеше исәптә тора. Аларның күбесе ярминкәдә катнашты, - дип йомгак ясый үзәк җитәкчесе Илнур Бикмиев. - Бүген 45 эш эзләүче киләчәктә эшкә урнашу өчен кадрлар хезмәтләреннән юллама алды.

Күп кенә буш эш урыннары арасында тракторчылар һәм машина йөртүчеләр еш очрый. Кадрлар хезмәтләре вәкилләре әйтүенчә, әлеге белгечлекләргә сорау ике ел элек барлыкка килгән һәм вакыт узу белән арта гына бара. Бу районда механизаторлар әзерләүнең зарурлыгын тагын бер кат раслый. Авыл өчен кадрлар әзерләп торучы 113 нче ПУ бетерелде, ләкин тракторчылар һәм пешекчеләр әзерләү эстафетасын быелның беренче сентябреннән ЛТЭТ ала.

Ярминкә азагына якынлашты. Кемдер үзенең булачак эш урынын төгәл билгеләде. Кемдер уйлап карарга кирәк тапты. Эш эзләү белән мәшгуль кешеләр өчен эш бирүче табуның берничә юлы бар: дуслар киңәшеннән башлап мәшгульлек үзәгенә кадәр. Күптән түгел буш урыннар турында мәгълүматларның тагын бер чыганагы барлыкка килде: Интернет. Эш эзләү өчен www.kazantrud.ru яки www.trudvsem.ru сайтларына керергә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, эзләгән кеше һәрчак таба, теләге булганнар эшсез калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка вакансии занятость

2
X