Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Укытучылар offIine режимда имтихан бирделәр

Лаеш районының квалификациясен арттырырга теләүче педагогик хезмәткәрләре һөнәри тест үттеләр. Компьютер сынавын барлык 85 кеше дә уңышлы үтте. Белемнәрне тикшерүне видеотеркәү нәтиҗәгә тәэсир итмәде. Минимум 70 балл булырга тиеш булганда уртача сумма 90 балл тәшкил итте. Иң югары күрсәткечләргә башлангыч сыйныф укытучылары - Имәнкискә мәктәбеннән Гөлнара Мөхәммәтҗанова һәм Лаешның 2...

Лаеш районының квалификациясен арттырырга теләүче педагогик хезмәткәрләре һөнәри тест үттеләр.
Компьютер сынавын барлык 85 кеше дә уңышлы үтте. Белемнәрне тикшерүне видеотеркәү нәтиҗәгә тәэсир итмәде. Минимум 70 балл булырга тиеш булганда уртача сумма 90 балл тәшкил итте.
Иң югары күрсәткечләргә башлангыч сыйныф укытучылары - Имәнкискә мәктәбеннән Гөлнара Мөхәммәтҗанова һәм Лаешның 2 нче мәктәбеннән Татьяна Храмова (фотода), Кече Елга мәктәбенең ОБЖ укытучысы Марат Вәлиев һәм 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе химия укытучысы Светлана Чихаздинская иреште. Алар максималь 100 балл җыйды.
Декабрь аттестациясе мәгариф хезмәткәрләре өчен киләсе этап булачак. Айның беренче көннәрендә район мәгариф идарәсендә 65 кеше үзләренә беренче квалификация категориясе бирелүгә дәгъва итәчәк. Ә яңа ел алдыннан югары квалификация категорияләренә дәгъда итүче 20 кешегә ТР мәгариф һәм фән министрлыгында имтихан тапшырырга туры киләчәк. Балаларыбызның остазларына уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев