Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ул исән калган. Бар үлемгә үч итеп.

Төз гәүдә, ягымлы елмаю һәм нур бөркеп торучы күзләр иясе Николай Киселев һәрчак кызлар игътибарын җәлеп иткән. Һәм унҗиде яшендә ул сугышка киткәндә аның гомере өчен куркып бер генә кыз йөрәге кысылмагандыр. Асылда әле малай гына килеш Николай фронт сызыгына 1943 елның азагында килә. Аны 1090 нчы укчы полкка җибәрәләр,...

Төз гәүдә, ягымлы елмаю һәм нур бөркеп торучы күзләр иясе Николай Киселев һәрчак кызлар игътибарын җәлеп иткән. Һәм унҗиде яшендә ул сугышка киткәндә аның гомере өчен куркып бер генә кыз йөрәге кысылмагандыр.

Асылда әле малай гына килеш Николай фронт сызыгына 1943 елның азагында килә. Аны 1090 нчы укчы полкка җибәрәләр, ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. Зур булмаган Мысы авылында туган солдатның кулы бер генә дә калтырамый. Туган илебезне азат итә, аннан соң Европаны... 1945 елның апрелендә каты яралана, әмма госпитальләрдән соң яңадан сафка баса. Сугыш азагында безнең якташыбыз күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "За отвагу" медале бизи. Николай Киселевны демобилизацияләү турында боерык 1947 елның мартында гына килә.

Ул өйгә олыгаеп, кеше гомере һәм сугышчан туганлыкның кадерен белергә өйрәнеп кайта. Барлык яшьтәшләре кебек үк, тыныч тормышка кереп китә: сугыштан соң бар җирдә эшче куллар таләп ителә. Туган авылы Мысыда гравий участогы мастеры булып эшкә урнаша. Шунда үзенең булачак хатыны Анна белән таныша, аның белән 68 ел диярлек бергә яшиләр. 1956 елда алар өч бала белән Лаешка күчәләр һәм кирпеч заводында эшли башлыйлар.

Шат күңелле гармунчыны бар тирә-күрше ярата. Туйлар, туган көннәр - бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми. Николай эшне дә күңел биреп, җиңел башкара. Аннушкасы белән бергә балалар үстерә, оныкларына һәм оныкчыкларына куана.

Хәзер Бөек Ватан сугышы ветераны өлкән улында яши. Күптән түгел генә зур гаилә аның 90 яшьлеген билгеләп үтә. Сугыш утын кичкән Николай Киселев бар үлемнәргә үч итеп исән кала. Һәм яшәвен дәвам итә. Аның тормыш юлы озын булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район победа