Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урта Девятово авылында ел вакыйгасы

Урта Девятовода почта бүлеге бинасы капиталь ремонттан соң заманча төс алды. Хәзер монда якты, уңайлы һәм җылы. Тантанага район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, Казан кунаклары - "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте идарәсе директоры Регина Кузнецова һәм Казан районара почтамт начальнигы Илгиз Гыйләҗев килде. Элемтә бүлекчәсе начальнигы Татьяна Баринова өчен шатланырга...

Урта Девятовода почта бүлеге бинасы капиталь ремонттан соң заманча төс алды. Хәзер монда якты, уңайлы һәм җылы.

Тантанага район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, Казан кунаклары - "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте идарәсе директоры Регина Кузнецова һәм Казан районара почтамт начальнигы Илгиз Гыйләҗев килде. Элемтә бүлекчәсе начальнигы Татьяна Баринова өчен шатланырга күп кенә авыл кешеләре дә килгән иде. Аны һәркем белә: авыл кешеләре 29 ел инде Татьяна Александровна янына газетага язылырга, хат җибәрергә яки посылка алырга киләләр.

-Почта бүлекчәсенә капиталь ремонт район башлыгы Михаил Афанасьевның финанс ярдәме белән ясалды, - дип ассызыклады Илгизә Тимершина. - Бу ябылырга тиеш булмаган социаль объект. Монда эшләүчеләр өчен дә, килүчеләр өчен дә шартлар тудырылган.

Регина Кузнецова һәм Илгиз Гыйләҗев район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Авылдашлары исеменнән китапханәче Татьяна Нуждина төзүчеләргә һәм почтага капиталь ремонт ясауны оештыруда катнашкан бар кешегә рәхмәт әйтте:

-Авылда почта кирәк. Монда газетага да язылабыз, коммуналь түләүләрне дә түлибез, йорт өчен кирәкле товарлар да сатып алабыз. Игътибар өчен рәхмәт.

Кызыл тасманы тантаналы төстә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, Казан кунагы Регина Кузнецова һәм элекке хат ташучы Нина Сарбаева кисте. Почта эше ветераны өчен бүгенге вакыйга үзенчәлекле: Нина Петровна 25 ел дәвамында авылдашлары йортына газета, журналлар, пенсияләр китергән. Аның белән яңалыклар, проблемаларын уртаклашканнар. Ул туган учреждениесенең яңартылган бинасына беренче булып керде.

Исегезгә төшерәбез, узган елда гына Лаеш районында алты почта элемтәсе бүлекчәсе капиталь ремонтланды: Татар Сараланында, Рождествено, Комлы Ковали, Габишево, Каипы һәм Урта Девятовода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Среднее Девятово

2
X