Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урта Девятовода яшәүче фронтовик 90 яшен тутырды

1 сентябрь көнне Урта Девятовода яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Федорович Моисеев 90 яшь тулуны билгеләп үтте. Мул табын артына ветеранның туганнары һәм якыннары җыелды. Гаилә башлыгын алты баласы, унике оныгы һәм күп санлы оныкчыклары чолгап алган. Кызганыч, хатыны Зоя Васильевна бу көнне күрә алмаган. Районда һәм авылда хөрмәт...

1 сентябрь көнне Урта Девятовода яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Федорович Моисеев 90 яшь тулуны билгеләп үтте.

Мул табын артына ветеранның туганнары һәм якыннары җыелды. Гаилә башлыгын алты баласы, унике оныгы һәм күп санлы оныкчыклары чолгап алган. Кызганыч, хатыны Зоя Васильевна бу көнне күрә алмаган. Районда һәм авылда хөрмәт яулаган кешене котларга тулы бер делегация килгән. Ветеранны шәхсән котлау өчен Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, аның урынбасары Татьяна Борһанова, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова, мәдәният, мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килгән.

Ветеранның сөйләр сүзләре күп: фашистлар белән ничек сугышкан, бандеровчылар һәм власовчыларга каршы ничек көрәшкән һәм 50 ел "Россия" совхозында ничек Т-40 тракторында механизатор булып эшләгән. Истәлекләр ташкын булып акты, ул арада бәйрәм табынына мактаулы кунаклар да килеп җитте - элекке ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, республиканың исәп-хисап палатасы җитәкчесе, ветеранның авылдашы Алексей Демидов. Аларның барысы сугышчыны ихлас күңелдән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

-Александр Федорович сугышчан һәм хезмәт батырлыгы белән аерылып тора, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев. - Без Сезнең белән горурланабыз!

Михаил Павлович ветеранның гаилә әгъзаларының барысының үзләре турында сөйләүләрен сорады, һәр яклап ярдәм итәргә ышандырды. Кунакларның теләкләре изге иде. Аларның барысы күп балалы гаиләдәге дустанә мөнәсәбәтне билгеләп китте.

-Кешене фәкать яхшы гамәлләр генә бәхетле итә ала, - дип дәвам итте Михаил Афанасьев. - Бу хакта безнең районга визит белән килгән патриарх Кирилл әйткән иде. - Бу бик тә туры килә!

Ветеран өчен, элек ярыйсы гына гармун сузган, аның яраткан җырлары яңгырады: туган авылы Урта Девятово турында, "Шумят тополя...","Катюша". Ә иң беренче яңгыраган җыр барысының үзәгенә үткәндер, мөгаен. Анда мондый юллар бар: "Сердце старость признавать не хочет!". Александр Федоровичка нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Девятовода фронтовик

2
X