Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Утыз мең сум акчадан, көймә һәм мотордан колак кактылар

Ике һәвәскәр балыкчыга тоткан балыклары белән хушлашырга һәм зур суммада штраф түләргә туры килде. Кама Тамагы районында яшәүче граждан М. һәм Ж. Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгының Саралан участогы территориясендә балык тотарга уйлыйлар. Дөрес, моның өчен аларның лицензияләре булмый. Татар Сараланыннан ерак түгел үз көймәләрендә Иделгә чыгалар һәм ятьмә салалар. Әмма...

Ике һәвәскәр балыкчыга тоткан балыклары белән хушлашырга һәм зур суммада штраф түләргә туры килде.

Кама Тамагы районында яшәүче граждан М. һәм Ж. Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгының Саралан участогы территориясендә балык тотарга уйлыйлар. Дөрес, моның өчен аларның лицензияләре булмый. Татар Сараланыннан ерак түгел үз көймәләрендә Иделгә чыгалар һәм ятьмә салалар. Әмма егетләргә бәхет елмаймый: уяу балык инспекторлары әлеге законсыз гамәлгә киртә куялар.

Судта Лаеш районы прокуратурасы гомуми суммада 16500 сумлык балык тоткан ике браконьерга карата дәүләт гаепләүчесен яклый. Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен таныйлар (җинаять урынында тотылалар бит). Кылган гамәлләре өчен үкенәләр һәм зыянны каплыйлар.

Суд карары буенча аларның һәркайсына 30000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Ә дюраль көймәне һәм көймә моторын дәүләт файдасына конфискациялиләр. Хөкем карары әле закон көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район браконьерство