Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Уяу булыгыз

Тормышыбызның бар өлкәләренә алдакчылар үтеп керде. Безгә телефоннан даими төстә әллә нинди хезмәтләр тагарга маташалар, я биниһая кыйммәтле "бушлай" призлар ышандыралар. Бу атнада лаешлыларның күбесе мондый тәкъдимнәрдән югалып калды. Нәрсә эшләргә? Бәлки бу кулларыннан тотып булмаган аферистларның җәзасыз калуыннандыр. Минем телефон шалтырады.- Кем сөйли? - Таттелеком. Бу менеджер Марина. Безнең...

Тормышыбызның бар өлкәләренә алдакчылар үтеп керде. Безгә телефоннан даими төстә әллә нинди хезмәтләр тагарга маташалар, я биниһая кыйммәтле "бушлай" призлар ышандыралар. Бу атнада лаешлыларның күбесе мондый тәкъдимнәрдән югалып калды. Нәрсә эшләргә? Бәлки бу кулларыннан тотып булмаган аферистларның җәзасыз калуыннандыр.

Минем телефон шалтырады.- Кем сөйли? - Таттелеком. Бу менеджер Марина. Безнең компания акция үткәрә һәм Сезнең телефон номеры бушлай мебель гарнитуры отты. Мин үземнең җиһазларым җитә дигәч, үткәргечнең теге башында булган мебелемне бушлай ялтыратырга тәкъдим ясадылар һәм хәзер үк моның өчен көнкүреш химиясе дә алып киләчәкләр. Мин әдәпле генә баш тарттым һәм башка миңа шалтыратмауларын сорадым. Ярты сәгатьтән алдакчыларның шул ук тәкъдим белән минем олы яшьтәге туганыма шалтыратуларын белгәч шаклар каттым. Ул да уяулык күрсәткән һәм көчләп тагарга маташкан хезмәтләрдән баш тарткан. Ә менә Юбилейная урамында яшәүче танышыма шома "менеджерлар" туп-туры өйләренә килгәннәр һәм кичекмәстән капканы ачып мебельләрен күрсәтүне һәм бушлай шомартуны таләп иткәннәр. Алар бик тә үҗәт булганнар. Хуҗабикә стенкасы да өе белән бер яшьтә дисә дә алдакчылар барысын "лаклыйбыз", "компания гарантияли" дип ышандырырга тырышканнар. Көчләп тагарга омтылган хезмәтләрдән чак котылган. Шунысына ис китә, клиентларның барысына шәһәр телефоныннан шалтыратканнар һәм әбүнәчеләрнең барысы өлкән яшьтә һәм ялгыз яшиләр. Алдакчылар билгеле компания исеме астына яшеренсәләр дә кешеләрнең ишекләрен ачмаулары яхшы, әлбәттә. Ишегеңне ачсаң шул кадәр шомартырлар иде, бер әйберсез калыр идең.

Бер атналап элек олы яшьтәге күршем югалып калган. Өйдә ялгыз булган, ул "билгеле фирма вәкилләренә" ишек ачкан, алар аңа Лаешта бер генә булган "бушлай бүләкләр " тапшырганнар һәм бик тә матур итеп Надя апаның кулыннан тотып китергән өчен аның пенсиясеннән аз гына ким акча сораганнар. Гипноз тәэсирендә әби алдакчылырга булган акчасын биргән. Аңа алмашка целлюлитка каршы массажер, аяк тиресен ышку өчен җайланма һәм башка пластмассадан эшләнгән вак-төяк калдырганнар. Ярый әле караклар өйгә үк кермәгәннәр, югыйсә хуҗабикә өчен барысы аянычлы төгәлләнер иде. Ул әле икенче көнне дә баш авыртуын тойган.

Нейролингвистик программалау күнекмәсенә ия булган алдакчылар узган елда шундый гамәл кылганнар иде инде. Лаешлыларның күбесе үзләрен шәһәрдә билгеле булган пластик тәрәзәләр кую фирмасы менеджерлары дип аларны ремонтлауны тәкъдим иттеләр. Ул чакта шактый ышанучан кешеләр алданды. Мәсәлән, безнең күрше йортта яшәүче ханым шактый зур суммага килешү төзегән. Аңа алмашка балконына яңа тотка куйганнар, ә аннан соң "ремонтчылар" билгесез юнәлештә юкка чыкканнар.

Хөрмәтле милләттәшләр! Алдакчыларга ышанмагыз. Үз квартирларыгызга ят кешеләрне кертмәгез. Уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район