Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әкият һәм могҗизалар дөньясында

Никольскийдагы "Аленушка" балалар бакчасы коллективы узган елда өч мәртәбә район конкурсларында җиңде, шул исәптән балалар бакчасы территориясен бизәү, автомәйданчык төзекләндерү һәм мәгариф бүлеге профсоюз оешмалары арасында "иң яхшы агитбригада"га көч сынашуда.

"Безнең максат һәр бала аңа теләп, атлыгып килсен һәм монда үткән һәр көнгә, һәр сәгатькә куансын өчен балалар бакчасын әкияткә әверелдерү", - дип сөйли балалар бакчасы мөдире Ирина Комисарова.

Ә барысы төркем бүлмәләрен бизәүдән башланган: анда һәр балага уңай һәм җайлы булу белән бергә кызык та булсын. Һәр кайсында уен почмаклары булдырылган, төгәлрәге конструкторлар, "юл әлифбасы", "безнең кухня", "чәчтараш салоны". Табигый зоналар, борынгы әйберләр музее, китапханә, иҗат остаханәсе - барысы бала һәр көнне үзенә нинди дә булса яңалык ачсын өчен эшләнгән.

Балалар бакчасы территориясе "Аленушка"ның горурлыгы. Мондагы хезмәткәрләр кулы белән участокның бар территориясендә халык әкиятләре буенча композицияләр ясалган. Участокта шулай ук авыл ишегалды, урман почмагы, диңгездә яшәүчеләр почмагы һәм башкалар эшләнгән. Бу композицияләрнең максаты балалар өчен әкият һәм могҗизалар дөньясы ясаудан гыйбарәт.

Балалар бакчасы төп эш юнәлешләренең берсе - сәнгати-эстетик. Балаларда кече яшьтән үк халык мәдәниятенә кызыксыну уяталар, моның өчен тәрбиячеләр үзләрендә тәрбияләнүчеләр белән фольклор бәйрәмнәр үткәрәләр, "Каравон" ансамбле белән очрашулар оештыралар. Уен программаларына зур игътибар бирелә. Узган елда бакчага йөрүчеләр Бөтенроссия Каравон фольклор фестивалендә катнашканнар. Боларның барысы балаларда өлкәннәргә хөрмәт, үз авылы гореф-гадәтләренә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство Никольск ДОУ