Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Интернет аша танышулар: дөреслек һәм ялгыш караш

Күптән түгел дустым үз тормышыннан бик кызыклы, шул ук вакытта сабак булырлык бер очрак турында сөйләде.

Бервакыт Антон (героебызны шулай дип атыйк) үзенең бердәнберен һәм башка кабатланмас кешесен табу өчен танышулар сайтында теркәлә. Күп кенә анкеталар карап чыга һәм үзенең күптән эзләгән кешесе күзенә чалынуга бик шатлана: ул фотода унтугыз яшьләр тирәсендәге чибәрне күрә.

-Ул кызның матурлыгыннан күзләр камашырлык. Аннан башка миңа беркем дә кирәкми дигән карарга килдем. Менә ул - минем бердәнберем, - дип рухланып сөйли дустым.

Танышканда иң катлаулысы - беренче адымны ясау, кирәкле сүзләр табу. Әмма минем дустым бик тартынып торучы түгел, нәкъ Казанова. Шуңа ул хәбәрен яза, мышкага баса... Таныш булмаган кыздан җавап бик тиз килә, кызыклы диалог башлана.

Антон үзенең чибәркәе белән шулкадәр мавыга ки, төннәр буе сөйгәненнән аерыласы килмичә виртуаль дөньяда яши. Ул ашый да, йоклый да алмый. Университетта дәресләр бетүгә аралашуны дәвам итү өчен өенә ашыга.

Әмма барысы да бер мизгел эчендә җимерелә. Әлеге көнне ул мондый хәбәр ала: "Мин сиңа бер нәрсә әйтергә тиешмен. Алдан ук синнән моның өчен гафу сорыйм. Аралашуыбыз дәвамында мин сине алдап килдем. Чынлыкта миңа 14 яшь, фото да минеке түгел. Бер сүз белән әйткәндә, гафу ит. Сау бул"...

-Бу вакытта дөньяның асты өскә килде. Ул үзенең яшәвеннән туктады кебек, - дип ачынып искә алды Антон һәм елмаеп өстәде: - Мин моннан соң беркайчан да Интернет аша танышмаячакмын!

Бу очрак мине бөтендөнья пәрәвезендә танышулар темасына уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да виртуаль челтәрдә аралашу безнең чынбарлыктагы аралашуны алыштырды. Мөгаен, мондый танышулар - үзеңне чынлыкта булмаганча башка кеше - хыялыңдагыча итеп тою өчен бер мөмкинлектер. Танышулар сайтыннан файдаланучылар еш кына шулай эшли дә. Берәр легенда уйлап чыгарасың, Интернеттан нинди дә булса билгеле шәхес фотосын табасың да - алга, йөрәкләр яуларга. Кайвакыт болай танышырга яратучылар виртуаль аралашу бәйлелегенә эләгә. Ә чынлыкта танышырга туры килгәндә алар кыенсыналар, сүз запаслары җитми. Шуңа күрә чынбарлыктагы аралашуны виртуальгә алыштырырга кирәкми, елмаю һәм чын хистойгылар бүләк итү күпкә рәхәтрәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет знакомства

2
X