Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Һәр вак-төяк мөһим”

Хатын-кыз иңендәге офицер погоннары, эчкерсез елмаю, ачык йөз - боларның барысы Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге сорау алучысы Ирина Милина портретына штрихлар. Хокук саклау органнарында эшләгән еллар Иринаның кыю, нык булуын, үзенекенә омтылуын күрсәтә. Иң күп таралган милки характердагы, шул исәптән урлау, талау, наркотиклар саклау кебек җинаятьләрне тикшерү характерны ирексездән...

Еш кына хатын-кыз сорау алучы материалны бөртекләп җыярга туры килгән катлаулы, буталчык эшләрне җиңел тикшерә. Полиция майоры И.Милина моны күп тапкырлар эше белән раслады. Күптән түгел Ирина тикшергән җинаять эшендә хакыйкатьне ачыклау өчен бар нәрсәне актарырга туры килгән. Җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә зыян күрүче гаепләнүче, ә гаепләнүче зыян күрүче дип билгеләнә. "Шулай да була. Эшне ачуда ярдәм итә торган вак-төяк, кечкенә детальне игътибардан калдырмаска кирәк", - ди Ирина.

И.Милинаның җинаятьләрне ачу проценты бүлектә югарыларның берсе. Ул районда яшәүчеләр белән еш очраша, аңлату эшләре алып бара. Аңа еш кына, юрист буларак, җир бәхәсләре буенча эшне судка җиткермичә тыныч хәл итү өчен киңәшләр бирергә дә туры килә, ә алары аның участогында шактый була.

Тиздән җәй җитәр, димәк "Боровое Матюшино" полиция бүлеге сорау алучысының болай да аз булмаган эш күләме артачак. Ял базалары, бакчачылык ширкәтләре күп булган бу зонада җәйге чорда хокук бозулар саны да арта. И.Милина тагын кирәкле урында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профессии Милина ОВД