Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Вакыт ничек тиз үтә!

Безнең район газетасына 95 яшь тулды. Газетаны дөньяга чыгаруның кызыклы процессына катнашым барлыгын аңлау күңелле. Үземнең беренче язмам - "Снежный десант"ны редакциягә 1977 елда җибәргән идем. Ул чакта мин Емельяново мәктәбендә укыттым һәм үз укучыларым белән чаңгыларда Корноуховога бардык. Бу укучыларны бик рухландырды һәм без һичшиксез аның турында язарга булдык....

Безнең район газетасына 95 яшь тулды. Газетаны дөньяга чыгаруның кызыклы процессына катнашым барлыгын аңлау күңелле. Үземнең беренче язмам - "Снежный десант"ны редакциягә 1977 елда җибәргән идем. Ул чакта мин Емельяново мәктәбендә укыттым һәм үз укучыларым белән чаңгыларда Корноуховога бардык. Бу укучыларны бик рухландырды һәм без һичшиксез аның турында язарга булдык. Шулай итеп мин, үзем дә сизмәстән, авыл хәбәрчесенә әйләндем. Төрле темаларга мәкаләләр яздым: балалар тәрбияләү һәм авыл хезмәтчәннәре турында, мәдәни чаралар һәм район суды утырышлары турында, чөнки халык утырышчысы итеп сайланган идем. Мине педагогика һәм мәдәният темалары үзенә тартты. Илһамланып искиткеч музыкант Александр Потапов турында, халык театры, режиссер Светлана Мурзина уңышлары турында яздым. Үз язмаларым һәм репортажларым геройлары белән бик горурландым. Мин аларны хәзер дә хәтерлим, чөнки ул кешеләр безнең Лаеш районын данладылар. Республиканың атказанган укытучысы Вера Семина, хәзер Сокурының мактаулы кешесе Петр Урусов, Рождествено мәктәбенең җитештерүгә өйрәтү остасы Александр Дубынин һәм безнең якның күп кенә данлыклы кешеләре турында яздым. Безне, җәмәгать хәбәрчеләрен редакциядә үзләренеке дип санадылар, йөкләмәләр бирделәр, иң яхшы җәмәгать хәбәрчеләрен билгеләделәр. Туган газетабыз юбилее - бу минем дә бәйрәм. "Кама ягы"ның барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Камская новь