җәмгыять
Вакыйгалардан хәбәрдар бул “Кама ягы“ – синең газета
Район газетасына язылыргамы-юкмы - Сания Харис кызы Галиева беркайчан да үзенә мондый сорау бирмәде. Чөнки моның турында сөйләшеп тә торасы юк.
Хезмәт ветераны, тырыш хезмәтчән хәзер Сокурыда, кызы Гөлсем Кашаповада яши.
-Әни безнең газетаны бер генә хәрефен дә калдырмый укый, - дип елмаеп сөйли Гөлсем Минвәли кызы әнисенең яраткан шөгыле...
Район газетасына язылыргамы-юкмы - Сания Харис кызы Галиева беркайчан да үзенә мондый сорау бирмәде. Чөнки моның турында сөйләшеп тә торасы юк.
Хезмәт ветераны, тырыш хезмәтчән хәзер Сокурыда, кызы Гөлсем Кашаповада яши.
-Әни безнең газетаны бер генә хәрефен дә калдырмый укый, - дип елмаеп сөйли Гөлсем Минвәли кызы әнисенең яраткан шөгыле турында. - Ул гомере буе колхозда эшләде. Сугыш һәм аннан соңгы елларда бигрәк тә авыр була. Әни райондагы күпләрне белә. "Кама ягы"н алгач, фотоларны игътибар белән карый - таныш йөзләр эзли. Әтием Хәербидә яши. Ул да район газетасын бик ярата. Әти-әнием моңа мине дә өйрәттеләр - аны кечкенәдән укыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев