Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ватанга хезмәт итәм Гади булмаган альтернатив хезмәт

Көзге чакырылыш турында материал әзерләгәндә безнең районда альтернатив гражланлык хезмәтен уза торган солдат барлыкка килүен белдем. Аның белән очрашу теләге туды. Тиздән Иван Шаронов безнең редакциягә килде. Үз Ватаныңа кулыңа корал алмыйча да хезмәт итәргә була - ул моңа тирән ышана. Хезмәтен турыдан-туры армиядә үтүдән баш тартып, ул үзенең гражданлык...

Көзге чакырылыш турында материал әзерләгәндә безнең районда альтернатив гражланлык хезмәтен уза торган солдат барлыкка килүен белдем. Аның белән очрашу теләге туды. Тиздән Иван Шаронов безнең редакциягә килде.

Үз Ватаныңа кулыңа корал алмыйча да хезмәт итәргә була - ул моңа тирән ышана. Хезмәтен турыдан-туры армиядә үтүдән баш тартып, ул үзенең гражданлык һәм хәрби бурычын лаешлылар йортларына газеталар, хатлар, квитанцияләр таратып үти.

Иван, үзенең бу адымыңны ничек аңлатасың?

-Мин христиан диненә чын-чынлап ышанучы кеше, Тәүрат кануннары буенча яшим. Минем принцибым - кешеләргә ярдәм итү, аларны коткару, ә үтерү түгел. Сугышчан хәрәкәтләр вакытында да барысы да Ватанын дошманына атып якламаган бит. Яралыларны коткару, госпитальләрдә эшләү, армияне азык-төлек, корал һәм кием-салым белән тәэмин итү - болар да сугыш һәм бәрелешләрнең мөһим состав өлеше. Альтернатив хезмәткә авырлыклардан курыкканга өстенлек бирмәдем. Беләсезме, алар гражданкада да җитәрлек. Мәсәлән, хат ташучы эшен алыйк. Монда барысы да җиңел һәм гади булып тоела гына. Мине бер ел урынына ел ярым хезмәт итәргә туры киләчәге дә туктатмады.

Кайберәүләр мине аңламый, көләләр һәм армиядән курыккан дип уйлыйлар. Ноябрьдә зур экраннарга чыгачак "По соображениям совести" фильмында сүз нәкъ менә Ватанны корал тотмыйча да сакларга мөмкин булу турында бара.

Ә хәрби комиссариатта синең теләгеңә ничек карадылар?

Яхшы, аңладылар. Барлык кирәкле документларны җыйдым, аларны чакырылыш комиссиясенә тапшырдык. Миңа һәм шулай ук комиссиягә килгән минем рухи остазыма шактый сораулар бирделәр. Аргументларыбызны нигезле дип таптылар. Альтернатив хезмәтнең вариантлары юк иде - мине почтага җибәрделәр.

Монда сине көткәннәрме?

-Почтада һәрчак кадрлар белән проблема: хат ташучыларның хезмәт хаклары аз, ә сорау һәм кыенлыклар - зур. Мине беренче вакытта күтәреп кенә йөртмәделәр, китәр дип курыктылар. Алар минем хәлемә керделәр: шимбә урынына дүшәмбе чыгарга рөхсәт иттеләр. Хат ташучы булып эшләр өчен үзеңне шуңа багышларга һәм моның белән килешергә кирәк. Беренче вакытта бик авыр булды: участок зур, адресларны бутадым. Язын һәм көзен - яңгырлар, саз, пычрак. Бар корреспонденцияне таратып бетергәнче аяклар юешләнә. Шул ук вакытта газета-журналлар, хатлар юешләнмәсен дип тырышасың. Кышын - салкын. Ә газета яки хәбәр итү кәгазьләрен бияләй белән ничек аласың? Җайсыз. Салкында бияләйсез эш итәргә туры килә. Нәтиҗәдә куллар туңа, салкыннан ярылалар. Яралардан кан саркыган чаклар да булды. Температурам югары булганда да эшкә чыктым. Армиядә һичшиксез санчастька җибәрерләр иде. Ә монда мине кешеләр көтә, шуңа күрә эшкә чыкмый калып булмый. Көн саен 9 км тирәсе юл узам. Мин хәтта ябыктым да. Шулай да төп бәла - этләр. Аларның хуҗалары ни өчендер хат ташучының гади кеше булуын, ә тигрларны өйрәтүче булмавын аңламыйлар. Ырылдап өстеңә килүче эт күңелле күренеш түгел. Шул этләр аркасында газеталарны почта ящигына сала алмыйм икән, эт хуҗалары ачуланалар. Ә үзләре усал эт өреп торганда авыр сумка күтәреп почта таратсалар нишләрләр иде икән? Хат ташучылар эшләмиләр, ә кечкенә хезмәт хакы бәрабәренә кешеләргә хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларга зур хөрмәт белән карарга кирәк.

Альтернатив хезмәтнең өстенлекләре нидә?

Беренчедән, мин үз инануларыма каршы бармадым. Намусым кушканча яшим. Икенчедән, кешеләргә реаль файда китерәм. Өченчедән, өйдә торам: әти-әнием дә, туганнарым да, дусларым да янымда. Хезмәт хакы алам, түләүле ялга китәм.

Иван, фактта син хәзер кайчандыр озак еллар хат ташучы булып әбиең, Анна Шаронова эшләгән урында эшлисең. Аны әле дә күпләр хәтерли.

-Әйе, һәм моның белән бик горурланам... Безнең хәтта сөйләшүебез дә башка - почта хезмәткәрләренең һөнәри телендә. Чит кешеләр нәрсә турында сүз барганын аңламаска да мөмкин.

Буш вакытыңда ниләр эшлисең?

-Минем өчен тормышта иң мөһиме - үзең өчен түгел, башкалар өчен ни дә булса эшләү. Шуңа күрә буш вакытта үсмерләр белән шөгыльләнәм. Элеккечә, һәр якшәмбедә урамда, Яңа База спортзалы янында тренировкалар үткәрәм. Кайвакыт техникум янына яңа мәйданчыкка барам. Үземне дә формада тотарга тырышам, үсмерләрне дә шуңа өйрәтәм. Йөгерәм, аркылы борыста шөгыльләнәм.

Синең белемең нинди һәм киләчәккә планнарың?

-2015 елның сентябрендә мин диплом алдым - "Электроэнергетика һәм электротехника" юнәлеше буенча Казан энергоуниверситетын тәмамладым, һәм шунда ук - хезмәткә. Ә киләчәккә планнар... Әле хәл итмәдем. Ике вариант бар: яки белгечлек буенча эшләргә, яисә дини академиягә укырга керергә. Минем һөнәрем яхшы. Мин барлык энергетик челтәрләрдә, станцияләрдә эшли алам. Әле уйларга вакыт бар.

Призывникларга нинди киңәш бирерсең?

-Ватанга һәрчак тугры калсыннар, үзләренең хезмәттәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булсыннар. Һәркайсын әти-әнисе көтә. Алар уллары турында кайгырталар, аларның өйгә исән-сау кайтуын телиләр.

Хат ташучы булып эшләү өчен үзеңне шуңа багышлау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев