Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ветераннарга хастаханәдә концерт куйдылар

Бөек Җиңү көне якынлашканда Лаеш үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш чоры балалары янына мәдәният хезмәткәрләре һәм "Вдохновение" ансамбле артистлары кунакка килде. Тар гына хастаханә коридорында кеше күп: койкадан тора алмаучылар барысын ишетү өчен палата ишекләрен ачуны үтенделәр. -Без бүләк иткән яхшы кәеф файдага...

Бөек Җиңү көне якынлашканда Лаеш үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш чоры балалары янына мәдәният хезмәткәрләре һәм "Вдохновение" ансамбле артистлары кунакка килде.

Тар гына хастаханә коридорында кеше күп: койкадан тора алмаучылар барысын ишетү өчен палата ишекләрен ачуны үтенделәр.

-Без бүләк иткән яхшы кәеф файдага булсын, - диде тамашачыларга ветераннар советы рәисе Рашат Булатов.

Музыкантлар сугыш елларындагы киң белгеле җырларны башкарып авыруларга чын бәйрәм ясадылар. Елена Карандина үзе иҗат иткән романсларны башкарды. Аңа Мөнир Насыйбуллин баянда уйнады. Аның баян тавышы бар хастаханәгә таралды. Программаны атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Баннова алып барды. Ул үзе уңайлы мохит тудыра алды. Вера Андреевна һәр тамашачыга үзенең танышы кебек мөрәҗәгать итте.

-Без бүген искиткеч концертта булдык. Сугыш чоры җырларын тыңладык, күз алдына яңадан афәтле еллар килде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз исән-имин яшәсеннәр. Без мондый игътибар өчен бик-бик рәхмәтлебез, - барлык авыруларның фикере менә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево