Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иң яхшы бишлеккә керергә

Пенсия фондының Лаеш район идарәсе хезмәткәрләре 2011 елдагы эшләренә йомгак ясадылар һәм быелга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмәдә райбашкарма комитеты җитәкчесеның беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова, район прокуроры Владимир Циома, РФ Пенсия фондының ТР иминиятләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Эльвира Мөхәммәтҗанова катнашты.

Пенсия белән тәэмин итү проблемаларын тикшереп Пенсия фонды Лаеш идарәсе начальнигы Ирина Алешина идарәнең бүгенге көндә районда яшәүче һәр кешегә диярлек мәҗбүри пенсия иминияте өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтүенә басым ясады. "10,5 мең кешегә пенсия, ташламалардан файдаланучы 4,5 мең кешегә социаль түләүләр түләнә. 2011 елда 1 миллиард 39 миллион сум акча түләнгән. Пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар комплексын, гражданнарга социаль ярдәм чараларын, бар төр пенсияләрне вакытында билгеләү, яңадан исәпләү, аерым категория гражданнарга акча һәм башка социаль түләүләрне идарә тулы күләмдә эшләгән. Үткәрелгән индексацияләр нәтиҗәсендә узган елда пенсия күләме 616 сумга арткан һәм 7316 сум тәшкил итә.

Агымдагы елның гыйнварында ПФ органнары әзерлек эшләре үткәргән һәм 1 февральдән хезмәт пенсияләре чираттагы тапкыр 7 процентка индексацияләнде. 1 апрельдән хезмәт пенсияләрен тагын 2,4 процентка индексацияләү планлаштырыла.

Шуның белән бергә пенсияләрне арттыру кирәклеге дә әйтелде. Ел саен үткәрелгән чараларга карамастан районда да, республикада да пенсия күләме түбән булып кала. Шул уңайдан киңәшмә барышында заманча пенсия системасының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә иминият взносларының планлы күрсәткечләрен үтәү, РПФы бюджетының керем өлешен тәэмин итү турында җитди сүз барды. Шул максаттан идарә мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары буенча бурычларны түләттерү буенча чаралар үткәргән. ПФга федераль законнар биргән яңа функция бурычларны түләтүнең нәтиҗәле алымы булды. Бу бурычлыларның исәп-хисап счетыннан бәхәссез төстә акчаларын алу. Пенсияләр түләүдә үз акчалары белән тәэмин ителешнең артуы очраклы түгел. Әгәр үткән елда бу күрсәткеч 43,1 процент булса, 2011 елда 55,3 процент (ТР буенча 60). Бу күрсәткеч начар түгел.

Ел йомгаклары буенча киңәшмәдә коллектив эшчәнлегенә яхшы бәя бирелде. Шул ук вакытта ирешелгәннәрнең чик булмавы да билгеләп үтелде. Мондагы хезмәткәрләрнең республикада иң яхшы Пенсия фонды идарәсе бишлегенә керү өчен мөмкинлекләре бар. Бу аеруча мөһим, чөнки безнең гражданнарның иминлеге һәм иртәгәге көнгә ышанычлары күп яктан Пенсия фонды органнары хезмәткәрләренә бәйле. Киңәшмә яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лаеш пенсия фондынын