Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар бакчалары тәрбиячеләре үз осталыкларын күрсәттеләр

"2012 ел тәрбиячесе" район конкурсында җиңү дәгъвалаучыларның берсе "Яхшы тәрбияче булу өчен шулай булып туарга кирәк" дигән фикергә килде, ә конкурс үткән атна ахырында "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы базасында булды.

Мәгариф бүлеге һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы ел саен педагоглар арасында үткәргән конкурслар мәктәпкәчә белем бирү системасын камилләштерүнең уңышлы формаларының берсе. Тәрбиячеләр өчен конкурста катнашу тәрбия бирүдә үз осталыгыңны һәм күнекмәләреңне күрсәтү, тәҗрибәле коллегаларыңнан өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек ул.

Конкурсның сайлап алу турларыннан соң Лаеш, Столбище, Хәерби һәм 25 Октябрь исемендәге поселок бакчаларыннан 6 педагог финалда катнашу хокукы алды. Максатка ирешү өчен катнашучыларга сынаулар үтәргә һәм "Ел тәрбиячесе" исемен яуларга туры килде, оештыручылар сүзләре буенча конкурстан конкурска сынаулар катлаулана. Һәр бирем тәрбиячеләрнең балалар белән көндәлек эшенә бәйле. "Балалар белән педагогик чара" барышында катнашучылар белем бирү эшчәнлегеннән өзек-ләр күрсәттеләр. 15 минут барган һәр дәрескә жюри әгъзалары һөнәри компетентлыкка, балалар коллективы белән эшли белүгә, педагогик һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләрен файдалануга дөрес бәя куярга тиешләр.

Конкурс биремнәренең берсе психологик-педагогик хәлне чишүне күздә тотты. Иң кирәк чакта дөрес карар кабул итә белү, үз фикереңне дәлилләп күрсәтү- бу мәктәпкәчә белем бирү педагогының уңышы. Моннан башка тәрбияче балалар һәм аларның әти-әниләренең ышанычын яулый алмый. Конкурста катнашучылар сынауны яхшы үттеләр, проблемалы педагогик хәлләрне чишүдә яңа кешеләр булмауларын тагын бер кат исбатладылар.

Көч сынашучылар педагогик тәҗрибәләрен тәкъдим иткәндә конкурс икенче төсмер алды. Менә монда инде тәрбияченең артистлыгы кирәк булды. Жюрины үзләренең педагогик тәҗрибәсе иң-иң булуга ышандыру өчен алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Барысы да урынлы, тирән мәгъ-нәле, әлбәттә. Жюри әгъзаларының берсенә конкурста катнашучыга татар биюе башкаруда ярдәм итү өчен биергә дә туры килде. Нәтиҗәдә конкурста җиңүче дип Столбище "Умка" балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Шмакова табылды, икенче урында Лаешның "Бәхетле бәләкәч" тәрбиячесе Марина Хоботина, "Березка" тәрбиячесе Әнисә Гыйльметдинова өченче булды. Апрель азагында Казанда үтәчәк "2012 ел тәрбиячесе" республика конкурсында район данын Ю.Шмакова яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс воспитатели детсад