Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тәрбиячеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр

Районның мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә "Яшел ут - 2012" республика смотр-конкурсында катнашу өчен көч сынаштылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ике ел элек үткән бу конкурста Лаешның "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Барышева җиңгән иде.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән абруйлы республика конкурсында җиңүченең исеме март аенда билгеле булачак. Анда район данын "Березка" балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Гәрәева (рәсемдә) яклаячак. Бу хакта Галина һәм аның коллегалары узган атнада Нармонкадагы "Солнышко" балалар бакчасында үткән район смотр-конкурсы финалына йомгак ясалгач белде. Г.Гәрәева белән җиңү өчен аның хезмәттәшләре-тәрбиячеләр "Бәхетле бәләкәч"тән Ирина Фомина (Лаеш), "Одуванчик"тан Лидия Мәхмүтова (Габишево) һәм "Пчелка"дан Галина Горбунова (Урта Девятово) көрәште. Кемнең җиңәсе соңгы минуткача билгеле булмады - конкурста катнашучыларның әзерлеге югары иде. Тулаем программа дүрт этаптан торды - гадәттәге "визитка", ачык дәрес, үткәрелгән дәрескә үзанализ, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә этап бердәм композиция булды. Шартларны үтәп тәрбиячеләр конкурсны тамаша итү турында да онытмаганнар, дүрт сәгать сизелми дә үтте. Көч сынашучыларның дулкынланулары сизелде. Җитди жюри биремнәрне үтәгәндәге җитешсезлекләрне күрде, баллар куйганда ул аларны күрсәтте, ни өчен бәяне югары яки киметеп куюны аңлатты. Соңга кадәр көрәш тигез булды. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренчедә Галина Гәрәева, Ирина Фомина икенче, Лидия Мәхмүтова өченче, Галина Горбунова дүртенче булды. Һәр катнашучыга ТР Лаеш районы ЮХИ дирекциясе мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Балалар бакчалары арасында "Бәхетле бәләкәч" конкурста җиңүче дип табылды. Йомгаклар ясаганда хуҗалар - "Солнышко" бакчасы да мактауга лаек булды. Сүз уңаеннан, анда тәрбияләнүчеләр финалчыларның күрсәтмә чыгышларында катнашып юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, шуның белән "Солнышко"да юлларда иминлек кагыйдәләрен өйрәнү яхшы булуын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс балалар