Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Барысы да балалар ялы өчен

"Березка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бу җәй балаларның сәламәтләндерү ялын оештыру өчен шартлар тудырудан башланды.

Ата-аналар комитеты утырышында балалар бакчасының иң яхшы участогына конкурс үткәрү турында карар кабул ителде. Педагогик коллектив һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре вакытны югалтмыйча уйланылганны тормышка ашыра башладылар. Бушап калган участоклар күзгә күренеп үзгәрде. Мәсәлән, тәрбиячеләр һәм әти-әниләрнең бер өлеше территорияне чистарту һәм яшелләндерү белән шөгыльләнде. Башкалар үзләренең кул эшләренә оста булуларын күрсәтте. Кул астындагы материаллардан балалар өчен самолет, кечкенә кораб, автомобиль, шулай ук таучыклар, таганнар ясадылар... Әлеге технопарк балалар коллективының аерым бер горурлыгы.

Бер мәйданчыкны җиһазлауны тулысы белән Титовлар гаиләсе үз өстенә алды. Проектны тормышка ашыруда анда тәрбияләнүче кызчыкның әбисе белән бабасы да катнашты. Нәтиҗә ясаганда әлеге гаилә һәм конкурста актив катнашкан башкалар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Әти-әниләргә бүләкләрне балалар катнашында тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Березка благоустройство детсад