Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең шәһәр бизәкләре

Узган атнада Лаешта төп вакыйгаларның берсе Шәһәр көнен бәйрәм итү булды.

Үткән җомгада Собор мәйданына Лаешка шәһәр статусы бирелүгә 8 ел тулуга багышланган тантанада катнашу өчен йөзләрчә лаешлы һәм шәһәр кунаклары җыелды. Бәйрәм чыннан да яхшы үтте. Шәһәрнең яңа йөзен формалаштыручы уңай үзгәрешләр елдан ел күбәя бара. Күрсәтмә агитация дә үз эшен эшләде. Шәһәрнең төрле почмагында урнаштырылган игъланнар өлкәннәргә дә, балаларга да күп кенә кызыклы нәрсә ышандырды. Мондый кичтә өйдә утыру мөмкин түгел иде. Һәм халык үзен озак көттермәде: бәйрәмгә гаиләләре, бар коллективлары белән бергә килделәр. Чараны әзерләүдә күпләрнең актив катнашуын әйтеп китми мөмкин түгелдер.

Бәйрәм Лаешның үзәк өлешенә - Собор мәйданына, үзәк Чернышевский, Космонавтлар, Совет урамнарының бер өлешенә җәелде - бар җирдә дә җанлылык хөкем сөрде. Балалар аттракционнары, сәүдә рәтләре, җәйге кафе, күңел ачу һәм спорт мәйданчыклары, күргәзмәләр - болар барысы да бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итте.

Тантаналы өлеш ачылырга берничә минут кала Шәһәр көне турында София соборы чаңнары хәбәр бирде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын милли костюмнар кигән кызлар ипитоз белән, ә Никольский "Каравон"ы һәм Рождественодан "Русская душа" ансамбле җырлар җырлап каршы алды. Алар арасында республикада билгеле күп кенә кешеләр, шулай ук районның элекке җитәкчеләре Дания Дәүләтшина, Валерий Васильев, Александр Яковлев һәм башкалар бар иде. Кунакларның лаешлылар белән очрашуы "Чәчәкләр һәм төсләр" күргәзмәсе урнашкан үзәк аллеяда дәвам итте. Монда кунакларны шәһәрнең уку йортлары, предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, җирле рәссамнар, гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге осталары сәламләде. Күргәзмәярминкә бөтен халык игътибарына лаек. Мондый матурлык яныннан битараф үтеп китеп булмый иде. Бай төсләр ярдәмендә композицияләр авторлары бәйрәмнең төп темасын ачарга тырышканнар - һәр экспонат үзенә күрә шәһәргә бүләк. ЛТЭТ, музыка мәктәбе, уку йорт-лары укучылары һәм педагоглары, балалар бакчалары, тернәкләндерү үзәге, Лаеш предприятиеләре коллективлары куллары белән әзерләнгән күргәзмә экспонатлары янында тукталмый мөмкин түгел иде. Аларның һәркайсы туган якка булган хистойгыларны чагылдыра.

Алга таба флористлар, оста куллар, рәссамнардан эстафетаны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар алды. Кереш өлешнең матур күренешләре күзәтү мәйданында барды. Чараның рәсми өлеше дә монда ук булды. Бәйрәмне ачып район башлыгы Михаил Афанасьев лаешлыларны һәм шәһәр кунакларын тәбрикләде.Ул соңгы елларда Лаешта булган үзгәрешләрне әйтеп үтте. "Бүген күп кенә эшләүче коллективларның уңышлары белән горурланырга була. Урыпҗыю эшләрен уңышлы төгәлләгән хезмәткәрләр район үсешенә, аның икътисади тотрыклылыгына үз өлешләрен кертәләр", - диде М.Афанасьев үз мөрәҗәгатендә.

Гадәт буенча Шәһәр көнендә үзләрен таныткан лаешлыларны бүләкләү була. Бу юлы ул биш бала анасы Елена Калиткинага (астагы рәсемдә сулда) "Ана даны-Материнская слава" медален тапшырудан башланды. Тантанада гаиләләрендә игезәкләр туган Габишевода яшәүче Капитоновлар гаиләсенә ана капиталына меңенче сертификат тапшырылды. Район башлыгы "СМП-Механика" ЧҖҖ генераль директоры Азат Фәхретдиновны "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме бирелү белән котлады. Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов, үзәк китапханә бүлек мөдире Надежда Борзунина, хезмәт ветераннары Вера Баннова, Вячеслав Гусев, интернат-мәктәп укытучысы Галина Воронкова, "Волгодорстрой" ЧҖҖ директоры Айрат Миңнуллин, Лаеш эш-мәкәре Сергей Хуртин тантаналы бу көндә котлаулар кабул иттеләр, бүләкләр алдылар. Бөтенроссия һәм халыкара иҗат конкурсларында, олимпиадалар һәм спорт ярышларында шәһәр һәм республика данын яклаган шәһәр мәктәпләре һәм техникум укучыларына бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Зарина Илюшкина, Радик Зыяутдинов, Сергей Калиткин, Тимофей Калиткин, Максим Радионов, Дарина Туркова бар. Район һәм шәһәр тормышында актив катнашулары һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен "Ак Барс" холдинг компания" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Казан хәрби югары командалык училище директоры Валерий Миронченко район башлыгы рәхмәт хатларына лаек булдылар. София соборын реставрацияләүдә иганә ярдәме өчен "Сувар Казан" ЧҖҖ генераль директоры урынбасары Вячеслав Сунцов һәм "ГСС Инжинринг" ЧҖҖ генераль директоры Роман Галактионов та макталды. Алар лаешлыларга ярдәм итәргә һәрчак әзер. Бу юлы да бү-ләкләрсез булмады. "Ак Барс" холдинг компания"ААҖ генераль директоры Иван Егоров Лаеш балалар йорты директоры Розалия Вәлиуллинага яңа "Транзит Форд" микроавтобусы ачкычларын бирде. Ул балаларга бик тә кирәкле бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Бу материал басмага әзерләнгәндә балалар аның белән Болгарга экскурсиягә дә барганнар. "Казан егетләре" ансамбле, Казан филармониясе һәм Лаеш артистлары катнашында зур концерт лаешлылар өчен иң яхшы бүләк булды. Шәһәр көнен бәйрәм итү дискотека һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник центр