Бер очрашу үзе бер гомер
Ел саен октябрьнең беренче ункөнлегендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Атабай мәдәният йортында да ел саен бәйрәм уздырыла. Хөрмәтле өлкәннәребезне бу көнне чәй өстәле белән каршыладык. Фельдшерыбыз Рания аларны "фиточәй" белән сыйлады. Залда "Көзге нигъмәтләр" күргәзмәсе оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Люзия Рәшитовна бәйрәмне ачып өлкәннәрне котлады. Мәктәп укучылары очрашуны башлап җибәрделәр,...
Ел саен октябрьнең беренче ункөнлегендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Атабай мәдәният йортында да ел саен бәйрәм уздырыла. Хөрмәтле өлкәннәребезне бу көнне чәй өстәле белән каршыладык. Фельдшерыбыз Рания аларны "фиточәй" белән сыйлады. Залда "Көзге нигъмәтләр" күргәзмәсе оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Люзия Рәшитовна бәйрәмне ачып өлкәннәрне котлады. Мәктәп укучылары очрашуны башлап җибәрделәр, һәрвакыттагыча "Бибинур"лылар концертны дәвам иттеләр. Бәйрәм кунаксыз булмый, авылдашларны котларга Габишево бистәсеннән Мансур Шәрәфиев килгән иде. Ул өлкәннәргә үзенең җырларын бүләк итте. Безнең бәйрәм гөрләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев