Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Советлар Союзы Герое Никольский мәктәбе укучылары белән очрашты

Сабир Әхтәм улы Әхтәмов фронтка 1944 елның июнендә эләгә. Белоруссияне, Балтыйк буе илләрен азат итүдә, Германия территориясендәге бәрелешләрдә катнаша.

Кыюлык һәм батырлыгы өчен аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ветеран күкрәген тагын бер сугышчан бүләк - Кызыл Байрак ордены бизи. Районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов мактаулы кунакны Никольский укучыларына зур хөрмәт белән тәкъдим итте.

Җирле мәдәният йортында булган очрашуда ветеран үзенең сугышчан бәрелешләрдә катнашулары турында хатирәләре белән уртаклашты, ә Столбище урта мәктәбенең хәрби-патриотик клубы әгъзалары әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады.

Сувенирлар тапшырганнан һәм гомуми фотога төшкәннән соң Сабир Әхтәмовичны Каравон тарихы музеена экскурсиягә чакырдылар, ул анда мактаулы кунакларның фикерләр китабында истәлек язмасы калдырды.

Фото: Сугышта катнашкан геройны күпләр үз фотоаппаратлары белән төшереп алырга теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча С.Ахтямов