Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәламәт яшәү рәвеше сайлау -үзе җиңү инде

Үткән җомгада ЛТЭТ базасында наркотикларга каршы десант кысаларында Лаеш районының 85 еллыгына багышланган дзюдо буенча VI республика турниры булды. Анда Татарстан һәм Казанның 7 районыннан 1999-2001 елларда туган үсмерләрнең 10 командасы катнашты. Лаеш районы данын ярышларда спорт мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Ярышларны ачу парадында район башлыгы Михаил Афанасьев яшьләр тәрбияләүдә спортның зур роль уйнавын әйтеп үтте. Дзюдо-ихтыяр көче, характер формалаштыручы спорт төрләренең берсе. Барысы да чемпион булмас. Сәламәт яшәү рәвешен сайлау - үзе җиңү инде ул, ә бу иң мөһиме, дип исәпли район башлыгы.

Дзюдо безнең районда спортның актив үскән төре. Дзюдочылар ирешкән уңышлар һәм шөгыльләнүчеләр саны арту шуны раслый. Бүген район үзәгендә дә, авылларда да дзюдо белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар булдырыла. Нармонка, Сокуры, Никольский мәктәпләрендә өйрәнү-күнегүләр процессы аеруча уңышлы бара. Тренер-укытучылар Роберт Борһанов һәм Рөстәм Насыйбуллин ике спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына 7 кандидат әзерләде.

Турнирда катнашучылар келәмгә чыкканчы аларны Россия наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең ТР идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев котлады һәм ярышларда уңышлар теләде.

Бу көнне сигез үлчәү категориясендә 24 комплект бүләк өчен көрәш барды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде. Бүләкләр тапшыруда мактаулы кунаклар катнашты. Иң яшь катнашучыларга бүләкләрне Михаил Афанасьев һәм Фаяз Шабаев тапшырды. ТР наркоконтроль идарәсенең махсус ике призы бар иде. Икесенә дә - "Җиңүгә омтылу өчен" һәм "Республика дәрәҗәсендә спорттагы уңышлары өчен" якташларыбыз - Нармонкадан Руслан Мәхмүтов һәм Сокурыдан Ильяс Шәйхетдинов ия булды.

Безнең дзюдочылар чыгышына килгәндә исә, алар өч тапкыр пьедесталга күтәрелде: Камил Сидоров "көмеш", Ильяс Шәйхетдинов һәм Артем Скрипченко "бронза" алды.

Максим Саморкин (Болгар), Ислам Закиров (Кукмара), Арслан Галимҗанов һәм Арман Аветисян (Алабуга), Әскәр Фазылҗанов, Иван Максимов, Алибек Салихаров һәм Александр Карапультен (Казан) алтын медальләр һәм кубокларны алып киттеләр.

ТР наркоконтроль идарәсе спецназ сугышчылары чыгышы спорт бәй-рәменең үзәге булды. ЛТЭТ стадионында алар махсус эффектлар-тавышлы шашкалар, хәрби корал кулланып, хезмәт эте белән шартлы җинаятьчене тоткарлау процессын күрсәттеләр.

Спорт бәйрәме йөгерү белән тәмамланды, анда 300 ләп укучы һәм студент катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник ЛТЭТ дзюдо

2
X