Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Өй зоопаркы“ – балаларга

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены базасында кече туганнарыбыз катнашында мәдәни-танып белү чарасы үтте. "Өй зоопаркына" беренче булып тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләре балалары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар килде. -Безнең мәгълүмат һәм югары технологияләр гасырында барыннан да күбрәк балалар, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян килә. Алар күп вакытларын...

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены базасында кече туганнарыбыз катнашында мәдәни-танып белү чарасы үтте.

"Өй зоопаркына" беренче булып тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләре балалары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар килде.

-Безнең мәгълүмат һәм югары технологияләр гасырында барыннан да күбрәк балалар, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян килә. Алар күп вакытларын телевизор экраннары каршында, компьютер артында үткәрәләр, табигатьтә аз булалар, ә аннан башка изгелек, кеше хәленә керә белү хис-тойгысы тәрбияләп булмый. Шуңа күрә дә безгә, өлкәннәргә, үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә ярдәм итәрлек чара оештырырга уйладык,- дип аңлата "Өй зоопаркы" асылын аны оештыручы Светлана Кореева.

Кореевлар гаиләсендә йорт хайваннарының файдасы турында ишетеп кенә белмиләр. Бүген аларның гадәти квартирларында үз мини-зоопарклары бар, анда ташбакалар, әкәм - төкәмнәр, диңгез күселәре - алар алты, бар. Җиде яшьлек Дарина мондый күршелеккә аеруча шат. Ул туганнан бирле каты авыру белән көрәшә. Кыен минутларда алар белән аралашу аны елмаерга мәҗбүр итә. Кечкенәдән үк баланың көне хайваннарны кайгыртудан башлана. Дарина тырышлыгы белән өй зоопаркында яшәүчеләр һәрчак ашатылган һәм каралган.

Лаешта эт белән мәчедән кала су күселәре, әрләннәр,папугайлар тотучы гаиләләр шактый икән. Ә Светлана Арсютова квартирында менә берничә ел Василий исемле шиншелла яши.

Катя Кучкова квартирын Белочка кушаматлы мәче һәм Трикси атлы эт белән бүлешә, кыз әле аларны өйрәтә дә.

Чарада аның дүрт аяклы ышанычлы дусларының игътибар үзәгендә булуы очраклы түгел. Алар тамашачыларга үз күнекмәләрен теләп күрсәттеләр: биеделәр, боҗра аша сикерделәр. Хуҗалары үзләре тәрбияләгән җан ияләрен алар тормышындагы кызыклы вакыйгалар, шулай ук карау һәм асрау серләре белән уртаклаштылар.

Тулаем чара чын бәйрәмгә әйләнде. Тере табигать темасына оештырылган мәдәни- күңел ачу программасын "Мурзилки" балалар театры режиссеры Светлана Арсютова һәм аның сөйкемле ярдәмчеләре алып барды.

Мондый дуслык бик-бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево