Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа чакырылучыларга сәгатьләр тапшырдылар

Булачак Ватан сакчылары өчен "Призывник көне" тантаналы төстә район мәдәният йортында үтте. Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Чакырылыш яшендәге егетләр беренче рәтләрдә урын алды. Район яшьләренә терәк булып аларның әти-әниләре, якыннары, дуслары һәм яраткан кызлары килгән. Лаешның 2 нче урта мәктәбе һәм 1 нче гимназиясенең югары сыйныф...

Булачак Ватан сакчылары өчен "Призывник көне" тантаналы төстә район мәдәният йортында үтте.

Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Чакырылыш яшендәге егетләр беренче рәтләрдә урын алды. Район яшьләренә терәк булып аларның әти-әниләре, якыннары, дуслары һәм яраткан кызлары килгән. Лаешның 2 нче урта мәктәбе һәм 1 нче гимназиясенең югары сыйныф укучылары Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары белән аралашып югарыдагы рәтләргә утырган.

Казан югары хәрби команда училищесы оркестры "Прощание славянки"ны уйный башлады һәм барысының игътибары сәхнәгә юнәлде.

ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев байрак кертергә команда бирде. Училище курсантларының атаклы төркеме төз атлап, зал үзәгенә марш ясап, сәхнәгә Россия һәм Татарстан флагларын кертте. Гимннар яңгырады һәм тантананы алып баручы Анастасия Пажиткова Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка сүз бирде.

-Бүген армия - яхшы мәктәп, батырлык мәктәбе. Сезгә яңа белемнәр алырга, хәрби техника белән танышырга туры киләчәк. Төп бурыч - лаеклы хезмәт итү һәм өйгә исән-сау әйләнеп кайту. Без сезнең белән горурланабыз һәм мин ышанам, - дип дәвам итте Михаил Павлович, - сез республика, район һәм үзегезнең җирлекләр йөзенә кызыллык китермәссез!

Михаил Афанасьев һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев сәхнәгә күтәрелгән призывникларга туган йорт символы буларак сәгатьләр тапшырдылар. Алар Ватан сакчысының югары бурычы турында искәртеп торырлар.

София соборы башлыгы Алексий атакай призывникларны вәгазьләрне үтәргә һәм үз хәрби бурычларын намус белән башкарырга чакырды.

-Безнең вакытта егет армиядә хезмәт итмәгән булса, аңа бер кыз да карамый иде, - дип билгеләде үз чыгышында Лаеш районы имам-мөхтәсибе Равгат хәзрәт.

Район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов яшьләргә 90 еллык сызыкны узган атаклы якташларыннан үрнәк алырга тәкъдим итте. Алар өчен "хәрби ант" буш сүз түгел. Бу Ленинград сакчысы, ВДВ ветераны Павел Кузьмич Плетнев та, 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан Алексей Матвеевич Карпов та, Бөек Ватан сугышында һәм япон милитаристлары белән сугышта катнашкан Евдокимов Александр Иванович та.

Призывниклар һәм тантанада катнашучылар өчен кызыклы концерт программасы әзерләнгән. ТРның атказанган артисты Петр Серебряковның күңелләргә үтеп керә торган тавышы тамашачылар алкышларына күмелде.

Ольга Шатрова күңелле композиция башкарды. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Ирина Кузьмина залны чыгышы белән дулкынландырды. Җавап сүзе һәм туганнары белән якыннары йөзенә кызыллык китермәскә вәгъдә итеп призывник Владислав Кузьмин мөрәҗәгать итте.

Концертны"Танюша" бию коллективының үзенчәлекле "Гусарская баллада"сы дәвам итте. Анжелика Аракелян һәм Ләйсән Морзагулова башкаруында вокаль композицияләр яңгырады.

Очрашу призывникларга Җирдә тынычлык һәм бәхет хакына иминлекне саклап Ватаннарына лаеклы хезмәт итүне теләү белән төгәлләнде.

-Мине әти-әнием, сеңлем Людмила, якыннарым, дусларым һәм яраткан кызым Татьяна көтәчәк, - диде Урта Девятоводан призывник, КХТИ КНИТУны тәмамлаган Руслан Моисеев (фотода уңда). - Алар белән бары телефон аша гына аралашмаячакмын: берәр хат булса да язарга җыенам. Ватан каршындагы үз хәрби бурычымны үтәячәкмен һәм, барысы да мин теләгәнчә килеп чыкса, гаскәрләрдә хезмәт итәргә калачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район РДК