Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү вакытында иминлек тәэмин итү мәсьәләләре турында Лаеш муниципаль районы башкарма комитетында фикер алыштылар.

Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия вәкилләре башлыклары, тормыш тәэмин итү предприятиеләре һәм оешмалары, транспорт, хокук саклау органнары, МЧС һәм башка ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Чыршы бәйрәмнәре һәм яңа ел тантаналары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, пиротехник эшләнмәләрне куллану һәм аларны сату турында сүз...

Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия вәкилләре башлыклары, тормыш тәэмин итү предприятиеләре һәм оешмалары, транспорт, хокук саклау органнары, МЧС һәм башка ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Чыршы бәйрәмнәре һәм яңа ел тантаналары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, пиротехник эшләнмәләрне куллану һәм аларны сату турында сүз барды. Моннан тыш республиканың төп чыршысына балаларны алып бару тәртибе каралды. Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелә, МЧС һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, юл хезмәте эшчеләре, медиклар һәм кешеләр иминлеге өчен җавап бирүче башка хезмәтләр көчәйтелгән дежурлыкка күчәләр. Бәйрәмнәр алдыннан штаттан тыш хәлләргә юл куймау максатыннан балалар, социаль, мәдәни учреждениеләргә, сәүдә нокталарына рейдлар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район пожаробезопасность